Газетага язылу

Акча салыш: чыгымнар арта, азык-төлек кәрзине кечерәя

Бүген – диван, өстәл – соңрак, ә чит илгә ял итәргә бару урынына үз бакчаң да ярап тора. Илдә яшәүчеләр кыйммәтле әйбер алуны кичектерә яки аны ваклый башлаган.

Акча салыш: чыгымнар арта, азык-төлек кәрзине кечерәя
Автор фотосы

Зур сәүдә үзәкләрен урап кына узалар, тоз-ярманы кирәк булганда гына сатып алалар, ә бәяләрне интернет-кибетләрнеке белән чагыштыралар. Тик акчаны барыбер янда калдырып булмый: бу елның беренче алты ае нәтиҗәләренә караганда, илдә яшәүчеләрнең чыгымнары керемнәргә караганда тизрәк арткан. Акча янчыгы тишелгәнме?

Ашарга җитсә

Резидә һәм Марат Хәялиевләр ике кыз тәрбияли. Бу җәйдә билне ныграк кысып буарга туры килүен яшерми алар.

– Икебез дә эшлибез, кызлар – мәктәптә. Ике бүлмәле фатирга ипотека түлибез. Айлык керемебез 130–140 мең сум тирәсе. Бөтен чыгымнарны исәпкә алып, дүрт кешегә шул да җитми башлады, – дип сөйли Резидә. – Азык-төлекне супермаркетлардан сатып алмаганга әллә кайчан инде. Анда баргач, артыгы да күп кайта бит. Шуңа күрә өй янындагы кибеткә исемлек белән генә йөрергә ияләндек. Азык-төлекнең җитештерелү вакытын карап алабыз, яңарак әзерләнгән ризык озаграк саклана. Бүлмәләрдә махсус «хәрәкәт датчиклары» тора: кеше йөрмәсә, ут үзеннән-үзе сүнә. Кызларны быел җәйге лагерьга да җибәрмәдек. Авылда әби-бабай янында ял итәләр. Чыгымнарны ничек тә киметергә тырышабыз. Чөнки котырып үскән бәяләр артыннан куып тотып булмый.

Хәялиевләр гаиләсенә аптырыйсы юк. Күпләр шул хәлдә. Россия Үзәк банкы 2026 елның беренче яртысында кулланучыларның үз-үзен тотышына бәйле тикшерү нәтиҗәләре белән таныштырган. Юрган кыскара, җәмәгать. Белгечләр әйтүенчә, илдә яшәүчеләр зур әйбер алудан баш тарта, аларны кичектерә яки ваклый башлаган. Супермаркетлар урынына кечкенә кибетләргә өстенлек бирәләр, ташламалы урыннар эзлиләр, ә бәяләрне маркетплейсларныкы белән чагыштыралар. Быел кием-салым, көнкүреш химиясе һәм йорт кирәк-яраклары сатып алуга бәйле чыгымнар шактый кимегән. Йорт җиһазлары сатып алырга яки ремонт ясарга җыенучылар да очсызрак товарларга игътибар итә башлаган.

Башкаладагы азык-төлек кибете директоры Софья Лопатина әйтүенчә, ашау ягын да кыса башлаганбыз.

– Уртача чек узган ел азагыннан бирле кими. Югыйсә бәяләр үсүдән туктамый. Чек кыскарды. Элек кара ипи янына агын да, эремчек янына каймак та сатып алсалар, хәзер мондый төрлелек юк. Халык иң кирәкле товарларны гына сайлый. Үзегез дә сизәсездер: кибетләрдәге азык-төлек арбалары да кечерәк хәзер. Чөнки зурысыннан файда юк, урынны күп ала, ә зур арба тутырып товар сатып алучы юк, – ди ул.

«Тормыш кыйммәтләнә»

Икътисадчы Фәнис Хөсәенов әйтүенчә, шулай буласы билгеле иде:

– 2022–2025 еллар белән чагыштырганда, илдә реаль хезмәт хаклары үсеше кимеде. Әнә шул үзен сиздерә. Реаль хезмәт хакы – инфляцияне сызып атканнан соң калган арткан акча ул. Мисал өчен, 2024 елда үсеш якынча 10 процент тәшкил итте. Ягъни илнең кайбер төбәкләрендә исәпләнгән хезмәт хаклары 20 процентка кадәр артты, шул ук вакытта инфляция 7–8 процент тәшкил итте, ә аларның аермасы кесәгә керде. Алдагы еллардан аермалы буларак, быел реаль хезмәт хаклары үсми диярлек.

Фәнис Хөсәенов сүзләренә караганда, бүген айлык акча инфляция дәрәҗәсендә генә арта. «Әйе, кайбер тармакларда реаль үсеш бар, әмма ул бик аз. Әлбәттә, бу – кем әйтмешли, хастаханә буенча уртача күрсәткеч. Бүген күбебез бер хезмәт хакыннан икенчесенә кадәр яши. Пенсионерларны һәм социаль тармак хезмәткәрләрен алсак, аларның акчасы алдагы елларда да инфляция дәрәҗәсендә генә арты, ягъни реаль үсеш булмады диярлек. Ә тормыш кыйммәтләнә. Шуңа күрә кулланучыларның үз-үзен тотышы да үзгәрә», – ди ул.

Кесәдәге акча кая киткәне билгеле, ди Фәнис Хөсәенов.

– Бүген эшләп тапкан акчаны нигездә ашау-эчүгә һәм коммуналь чыгымнарга тотабыз. Ашау-эчүне генә алсак та, азык-төлек инфляциясе ул – шулай ук уртача күрсәткеч. Мисал өчен, иткә бәяләр тизрәк үсә. Помидорга бәяләр, киресенчә, төшә. Чөнки базарга үзебездә җитештерелгән яшелчә чыга. Кыйммәтле әйбер алуга килгәндә, халыкның күпчелегенең мондый мөмкинлеге гомумән дә юк. Шул ук машиналар бүген бик кыйммәт. Үзебезнең илдә җитештерелә торган автомобильләр дә арзан түгел, – ди белгеч.

Мая кайгысы түгел

Акчаны никадәр генә саграк тотарга тырышсак та, чыгымнар кимеми. Бу елның беренче яртысы нәтиҗәләренә караганда, илдә яшәүчеләрнең чыгымнары керемнәргә караганда тизрәк тә арткан. Әлеге нисбәт 4 кә 14 не тәшкил иткән.

Росстат китергән саннардан күренгәнчә, 2025 елның дүртенче чирегендә илдә яшәүчеләрнең реаль керемнәре 5,8 процентка үскән. 2026 елның беренче чирегендә исә үсеш нибары 1,7 процент дәрәҗәсендә теркәлгән.

Бәйсез финанс киңәшче Азат Закиров әйтүенчә, икътисадта «инфляция алмаштыруы» дигән төшенчә бар. «Халык бер кыйммәтле товар урынына арзанлырак берничә товар сайларга тырыша. Маркетплейсларда утыручылар бигрәк тә. Нәтиҗәдә, арзан дигәнгә алданып, бер кәрзин товар җыйганны сизми дә калалар. Тик бәя бөтен нәрсәгә дә үсә бит», – ди белгеч.

Мәсьәләнең тагын бер ягы: илдә мая туплаучылар саны кими. Бүген эшләп тапкан акчасын җыеп барырга теләүчеләр – 48 процент. Бу – 2015 елның мартыннан бирле иң түбән күрсәткеч, ди белгечләр.

Фәнис Хөсәенов әйтүенчә, акчаны туплауга карата кызыксыну кими.

– Бүген инфляция үсә, банк ставкасы төшә. Шуңа күрә зур суммада акчасы булганнар маяны фатир, җир сатып алуга тота. Әмма мондыйлар күп түгел. Банк кертемнәренә карата кызыксыну кимү халыкның беренчел кирәк-яракка акчасы җитмәүгә дә бәйле. Шуңа күрә инде ияләнгән тормыш рәвешен алга таба да тәэмин итү өчен «финанс мендәре»нә үреләләр. Бүген халыкның кесәдә «тере» акча тотарга тырышканын да истән чыгармыйк. Чөнки еш кына элемтә тотмый. Мондый шартларда банк картасы яки QR-код ярдәмендә түләп булмый. Шуңа күрә, бәлки кирәге чыгар, дип, банк кертемендәге акчаны алалар, – ди белгеч.

Илдә яшәүчеләр матди кыенлыкларны ничек кичерә?

40% кыйммәтле әйбер алудан баш тарта

39% ял һәм күңел ачу чыгымнарын киметә

37% гаилә бюджетын ашау-эчү һәм беренчел кирәк-яракка юнәлтә

18% кыйммәтле хезмәтләрдән баш тарта

17% беренчел кирәк-яракка дигән чыгымнарны киметә

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре