Сезонга бәйле алдау сәбәпләренә халыкның җиңел ияреп китә торган чоры хәзер, дип кисәтте Татарстанның дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры урынбасары Альберт Яковлев. Яз бәйрәмнәре тирәсендә сезгә дип атап юлланган чәчәк бәйләмен кабул итү өчен җибәргән сылтама буенча шактый кеше алданган иде. Хәзер «йортның яңа төркеме ачылды, кушылыгыз» дип тә, «ЕГЭ буенча ышанычлы җаваплар» дигән булып та халыкның шәхси кабинетларына кереп, хуҗа булырга тырышалар.
– Бу елның 4 ае буенча исәпләсәк, республикада мошенникларга бәйле вазгыять киеренке булудан туктамый, – дип хәбәр итте Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Киберҗинаятьчелеккә каршы көрәш идарәсе вәкиле Рәдис Йосыпов. – Шушы вакыт аралыгында кырыгалдарлар 1,5 миллиард сумнан артык акча үзләштергән.
Узган елның шушы ук чоры белән чагыштырсак, әлегә җиңеп барабыз – 227 миллион сумга азрак алданганбыз. Алдау юллары әле дә нигездә шул ук. «Акчагызны урларга маташалар, туктатырга кирәк», «шәхси кабинетыгызга кергәннәр, сезнең исемгә кредит рәсмиләштерәләр» дигән «дустанә» шалтыратуларга ияләшергә, телефонның теге ягында кем икәнлеген аңларга вакыт та бит... Әле дә хезмәт стажының берничә елы исәпләнми калган, шуны төгәлләр өчен шәхси кабинеттан кодлар сорыйлар, сим-картаның срогы чыккан дип, аны яңартырга кирәклеген «аңлатырга» тырышалар.
Соңгы арада булган алдану очракларына гына тукталыйк. Казанда яшәүче 66 яшьлек ир апрельдә 3 миллион акчасыннан колак каккан. Мошенниклар, акчаң җинаять юлы белән табылган, дип куркыта ирне. Акчаның законлы юл белән эшләнгәнен исбатлау өчен, декларациягә кертү зарурлыгы белән бу сумманы курьерга бирергә күндерәләр. Чаллыдан бер ир шундый ук юл белән 4,5 миллион акчасын «тикшерергә» биреп җибәргән. Шушы ук схема буенча республикада 11 һәм 17 миллион сум акчасыннан колак кагучылар бар.
– Бер банк та, полиция дә акчаның законлы булуын исбатлауны таләп итми, – дип кисәтә Рәдис Йосыпов. – Болар барысы да – мошенниклар схемасы. Быел Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгына берничә тапкыр «республикада яшәүчеләр исеменә СИМ-карта дубликатлары рәсмиләштерелгән» дигән хәбәр килде. Россиянең бөтенләй башка төбәкләрендә бездә яшәүчеләр исеменә дистәгә якын яңа СИМ-карталар ачалар. Мошенниклар элемтә операторларын яллап шәхси мәгълүматлар базасына керү мөмкинлеге алалар. Сезнең исемгә ачылган СИМ-карталар аша Россиянең теләсә кайсы почмагында яшәүчеләрне алдыйлар, нәтиҗәдә сезне җинаять эше буенча тикшерергә мөмкиннәр. Үзегезне саклар өчен кредит һәм яңа СИМ-карта алуга «самозапрет» урнаштырырга киңәш итәбез. Шәхси кабинетыгызда «ышанычлы контакт» булдырыгыз. Сез акча күчерүгә барып җитсәгез дә, ул кешегә шалтыратып, сезне туктатып калу мөмкинлеге булачак.
Инвестицияләр дип алдау да киң таралып килә. Билгесез платформада кредит рәсмиләштерергә үгетлиләр. Имеш, сез аны бер айда каплыйсыз, ай саен шундагы акчадан пассив керем алып барачаксыз. Шәхси кабинетта акчаның артып торганы да күренә. Әмма аны чыгарып кына булмаячак, барысы да – күз буяу. Чыгарыр өчен счетны шундый ук суммага тулыландырырга кушалар. Аннары салымнар, штрафлар, пенялар түләтеп аптыраталар. Бетмәс-төкәнмәс акча суыру икәнен аңлаганчы кеше шул кармакта эленеп тора.
Банкларның саклык хезмәтләре дә тик ятмый, билгеле. 2025 елда 134 миллион шикле операция туктатылган, 14 триллионга якын акча саклап калынган дип хәбәр итте Россия банкының Татарстан буенча бүлекчәсенең икътисад бүлеге башлыгы Елена Кирсанова. Әмма саклап кала алмаган 30 миллиардка якын акча да халыкның бөртекләп җыйган сумнары бит.
Нинди генә шикле шалтырату кабул итсәгез дә, СМС-хәбәр килеп ирешсә дә, аек акыл белән уйлагыз. Тиз карарлар кабул итмәгез. Үзегез өчен бизмәнгә салып үлчәрлек вакыт калдырыгыз, якын кешегез белән киңәшләшегез. Шул чакта алданып ятканыгызны аңлап алырсыз бәлки.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез