Актанышта «Бердәм Россия берләштерә» автобус марафоны катнашучылары очрашты. Чара кысасында алар халык гозырләрен тыңлап, фикер алышты, киләсе биш елга өстенлекле бурычлар белән бүлеште.
Актаныштагы очрашуда Татарстан Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин, Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдуллин, «Әкият» курчак театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев һәм район башлыгы Ленар Зарипов катнашты.
«Икътисадый үзгәрешләргә карамастан, без үзебезнең үсеш темпын киметмәскә тырышабыз, – диде район җитәкчесе очрашуда. – Актаныш районы федераль һәм төбәк программаларында актив катнаша. Ел саен районда яңа ФАПлар төзелә, авылдагы амбулатория бүлекчәләренә капиталь төзекләндерү үткәрелә. Болар барысы да ил күләмендә гамәлгә ашырыла торган «Сәламәтлек» илкүләм проекты кысасында башкарыла».
Моннан тыш, Актанышта мәгариф юнәлешендә актив эш бара. Мәгариф һәм спорт учреждениеләрен, мәдәният йортларын ремонтлыйлар, табигый-фәнни һәм технологик юнәлештәге белем бирү үзәкләре булдыралар. «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проекты кысаларында ел саен район юллары яңартыла. Мәгълүм булганча, болар барысы да Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән гамәлгә ашырыла.
Шулай ук районда даими рәвештә махсус хәрби операция зонасына киткәннәргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм итүгә дә зур игътибар бирәләр. СВО башланганнан җирле халык 40 миллион сумнан артык күләмдә 13 гуманитар йөк җыеп җибәргән.
Бу очрашу кысаларында халыкның тормыш сыйфатын яхшырту, коммуналь инфраструктураны яңарту, махсус хәрби операция сугышчыларының гаиләләренә ярдәм итү мәсьәләләре дә яңгырады. Район халкы, очрашуга килүеләргә мөрәҗәгать итеп, алардан икътисадый потенциалны үстерү өчен яңа производстволар булдыру мөмкинлеген карауларын сорады. Шулай ук укытучылар җитмәү мәсьәләсен дә күтәрделәр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез