Газетага язылу

Акылга сыймаган фәһемгә сыя: мәктәп укучыларын ясалма фәһем белән эшләргә өйрәтә башлаячаклар

Кирегә юл юк: мәктәп укучыларын ясалма фәһем белән эшләргә өйрәтә башлаячаклар. Моның өчен информатика укытучыларын да парта арасына утыртмакчылар. Татарстанда ясалма фәһемне үстерү буенча 2030 елга кадәр исәпләнгән программа кысасында тагын ниләр эшләнәчәк? Бу хакта Хөкүмәт йортында узган брифингта сөйләделәр.

Акылга сыймаган фәһемгә сыя: мәктәп укучыларын ясалма фәһем белән эшләргә өйрәтә башлаячаклар
«Татар-информ»

Ясалма фәһем белән «сез» дип сөйләшүчеләргә дә замана акылы белән дуслашырга туры киләчәк. Татарстанда ясалма фәһемне үстерү буенча 2026–2030 елларга исәпләнгән программа гамәлгә ашырыла.

– Икътисадның төрле өлкәләренә ясалма фәһемне кертү икътисадый үсешнең төп билгесенә әверелеп бара, – диде республиканың дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Илья Начвин. – J’son&PartnersConsulting оешмасы үткәргән тикшерүдән күренгәнчә, ясалма фәһем хезмәт җитештерүчәнлегенең нәтиҗәлелеген арттыра һәм хезмәткәрләрнең атнага 12 сәгать вакытын янда калдырырга булыша.

Министр әйтүенчә, ясалма фәһемнең җитлеккәнлеге буенча дөньякүләм рейтингта Россия нибары утызынчы урында тора. «Россия Президенты Владимир Путин ясалма фәһемне үстерүгә багышланган киңәшмәдә ил Хөкүмәтенә һәм төбәкләргә бу эшне тизләтергә кушты», – диде ул.

Әйткән сүз – аткан ук: Татарстанда ясалма фәһемне үстерү программасын эшләтеп тә җибәргәннәр. «Бу – әлеге эштә ил төбәкләре арасында алдынгы урынга чыгарга һәм үз инфраструктурабызны булдырырга ярдәм итәчәк. Ясалма фәһем мөмкинлекләрен хакимият органнары гына түгел, табиблар да, укытучылар да, бизнес та файдаланачак», – диде Илья Начвин.

2030 елга кадәр исәпләнгән республика программасына Татарстан бюджетыннан ел саен 1 әр миллиард сум, ягъни биш елга 5 миллиард сум акча тотылачак.

Ясалма фәһемгә мәктәп эскәмиясеннән үк өйрәтә башларга ниятлиләр. «Тик моның өчен кадрлар кирәк. Шуңа күрә бу җәйдә информатика укытучыларын әлеге юнәлеш буенча укыта башлаячакбыз», – диде министр. Мөгаллимнәр өчен 72 сәгатьлек укыту программасы әзерләгәннәр. Илья Начвин сүзләренә караганда, программада 600 дән артык информатика укытучысы катнашачак. «Алар арасыннан «иң-иң»нәр киләсе уку елыннан ук мәктәпләрдә ясалма фәһем түгәрәкләрен алып бара башлаячак», – диде министр. Яңалык республикадагы инженерлык юнәлешендәге 100 мәктәпкә кагылачак. Киләсе уку елында 3,5 мең укучының ясалма фәһем буенча белемен арттырмакчылар.

– 5–6 нчы сыйныфларда белем алучылар нейрочелтәрләр белән эшләргә – текстлар язарга, сурәтләр ясарга, презентацияләр эшләргә өйрәнәчәк. 7 нче сыйныфтан башлап укучылар ясалма фәһемгә нигезләнгән программалар төзеячәк, – дип сөйләде Илья Начвин.

Татарстан мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Рәмис Мөҗипов сүзләренә караганда, укыту бушлай булачак.

– Ясалма фәһем беркайчан да укытучыларны алмаштыра алмаячак. Шул ук вакытта аларның эшен җиңеләйтә алачак, – диде ул.

Министрның беренче урынбасары әйтүенчә, бөтен дөнья ясалма фәһем турында сөйләшкәндә, мәгариф системасы бу эштән читтә кала алмый. «Аерым алганда, өй эшләрен һәм контроль эшләрне тикшерү өчен ясалма фәһемнән файдалана башларга мөмкин», – диде Рәмис Мөҗипов. Укытырга кеше генә булсын!

Ясалма фәһем техникум-көллиятләргә, вузларга да килеп җитәчәк. «Яңа уку елыннан ИТ юнәлештәге 35 көллияттә ясалма фәһем буенча курслар башланачак. Аларда киләсе уку елында 1,5 мең студент катнашачак. Шунысы да бар: алар Татарстан компанияләре алдында торган тәгаен мәсьәләләрне хәл итү белән шөгыльләнәчәк. Программаны көллиятләрдә белем бирүче 100 мөгаллим алып барачак», – диде Илья Начвин.

Брифингта республикадагы дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр өчен гамәлдә булган цифрлы ярдәмче – ясалма фәһем белән эшли торган «ГосПромт» мәйданы турында да искә төшерделәр. Ул узган ел гамәлгә керде. Әлеге хезмәттән республикадагы 150 дән артык оешмада эшләүче 4 меңнән артык кеше файдалана. Алга таба аны икътисадның бөтен өлкәләренә дә җәелдермәкчеләр.

– Кытайда 2027 елга кадәр илдә яшәүчеләрнең 70 проценты ясалма фәһемнән файдаланырга тиеш дигән бурыч куйдылар. Бездә ничек булыр – күрербез. Әмма вакытны туктатып торып булмый. Ясалма фәһемнең файдасы бик күп. Бер генә мисал, Дәүләт хезмәтләре порталы аша җибәрелгән гаризаларның 30 проценты документлар дөрес тутырылмау яки нидер җитмәү сәбәпле кире кайта. Ясалма фәһем исә шунда ук барысын да тикшерә һәм хаталарны таба ала. Димәк, дәүләт хезмәте алуны да тизләтә, – диде Илья Начвин.

Әкият түгел, ә чынбарлык бу.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре