Акыллы фикер

(Фантастик мәкалә)

Безнең илдә булган хәл түгел инде бу. Гомумән, планетада булган хәл түгел. Бу вакыйга Җир шарына бөтенләй дә охшамаган планетаның, безнең илгә якын да килмәгән бер мәмләкәтендә ничәнчедер гасырда булган. Әнә шул безнекенә тамчы да охшамаган илдә җитмеш ел буена коммунистлар хакимлек иткән дә, аларны таркатып, бөтен нәрсәне дә белә торган иң белемле, иң акыллы, иң намуслы, иң әйбәт кешеләр властька килгән.

Алар җитәкчелек иткән чорда тормыш чынлап та күзгә күренеп үзгәргән. Бик мәһабәт йортлар, супермаркетлар, рестораннар, виллалар, тагын әллә нинди төзелешләр барлыкка килгән. Кайбер йортларны гади халык вәкилләре дә шәхси милек итеп биш бәясенә ипотекага сатып алу хокукына ия булган. Аның бурычын гомер буе түләгәннәр, шуңа һәркемдә эшсөярлек сәләте уянган. Эш ярату хисе шулкадәр көчәйгән, хәтта профессорлар да фәнни эшчәнлекләрен ташлап, базарга ит чабучы булып урнаша башлаган. Нишлисең, мәхәббәт сукыр була. Хезмәткә мәхәббәт тә шул исәптән. Фән алга сикергән. Галимнәр хәтта тавыксыз – йомырка, сыерсыз сөт җитештерү серләрен ачкан. Хәтта итне дә ниндидер агач маеннан җитештергәннәр. Хәтта кәтлит-колбасаларны да итсез әзерләү дәрәҗәсенә җиткәннәр. Моның нәтиҗәсе булып, кибетләр товар белән тулган. Анда җаның теләгән ризыкны, тәнең теләгән киемне сатып алырга мөмкин булган.

Бер сүз белән әйткәндә, безнекенә бөтенләй дә охшамаган илнең халкы, әйбәт җитәкчеләр хәстәрлеге белән искиткеч рәхәт тормыш шартларына күчкән. Һәр көн саен һәр җан иясе канәгать елмаеп уянган, бер-берсенә хәерле иртә, хәерле көн, хәерле кич теләп телефоннардан шалтыратканнар, открыткалар җибәргәннәр, ә иң якын кешеләрен әле яңа гына табадан төшкән бәлешләренең фотосы белән сыйлаганнар.

Менә шулай шатланышып яшәп ятканда, һавадан очкычлар егылып төшә башлаган. Беркадәр вакыт узуга, юл һәлакәтләре ешайган. Мондый фаҗигаләрдән саклану максатында хакимиятнең акыл ияләре юл хәвефсезлеге хезмәткәрләренең зарплатасын күтәреп тә, аларга зуррак таяклар тоттырып та караган, тик нәтиҗә булмаган. Моңа күнегеп кенә килгәндә, йорт-хуҗалыкка бәйле фаҗигаләр ишәйгән. Кайдадыр газ плитәсе шартлаган, кайдадыр канализация торбасы ярылган, кайда йорт стеналары чатнаган, я җимерелеп төшкән… Бу бәладән хәтта ТКХ хезмәтләре өчен түләүләрне арттыру да ярдәм итмәгән. Берничек тә хәл итеп булмый торган бәлаләргә күнегергә генә кала. Ләкин кеше рәхәтлеккә генә тиз күнегә, ә мондый хәлләргә өйрәнү авыр. Болар эзләнгәннәр инде, салымнарны күтәреп тә караганнар, тыюлар да керткәннәр, хәтта кайбер депутатлар бөтен ил бер булып барабан кагып биергә дигән тәкъдим белән дә чыккан…

Берни дә ярдәм итмәгәч, берәр төрле сихер-фәләндер дип, илнең иң әйбәт җитәкчеләре иң биек тау башына күченеп киткән акыл иясен эзләп тапканнар. Ни өчен хәлләрнең болай булуы белән кызыксынганнар. Акыл иясе бер генә сорау биргән:

– Очкычларыгыз кайчан төзелгән соң?

– О-о, – дип тел шартлаткан килүчеләр, – коммунистлар чорында ук…

– Ә йортларыгыз?

– Шул заманда…

– Ә машиналар яңа, – дип сөрәнләгән килүчеләрнең берсе. – Өр-яңа иномаркалар!

– Машиналарыгыз яңадыр да, юлларыгыз кайчан салынган соң?

Бер мизгелгә тынлык урнашкан. Шуннан иң әйбәт җитәкчеләрнең иң акыллырагы әйтеп куйган:

– Димәк, безгә коммунистларны кабат кайтарып, үзебезгә күләгәгә күчеп торырга туры киләчәк. Алар яңа очкычлар ясап, юллар салып, йортлар төзеп, газлар-сулар үткәреп бирсеннәр. Бу юлы тырышыбрак эшләсеннәр, төзегәннәре һичьюгы берәр гасырга җитәрлек булсын…

– Эшләрен бетергәч, без аларны куып таратырбыз да кабат хакимлекне кулыбызга алырбыз, – дип бүлдергән икенчесе.

Шулай ярыша-ярыша фикерләр яудырып, бәхәсләшергә тотынганнар. Акыл иясе дәшмәгән. Хәер, аңа игътибар да итүче табылмаган, үзләренең акыллы фикергә килүләренә шатланышып, алтын сарайларына кайтып киткәннәр.

И-и, безнекенә тамчы да охшамаган планетаның бөтенләй ят илләрендә тагын әллә ниләр булып ятадыр әле ул. Без генә белмәгәч тә…

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Марат Кабиров

Көн хәбәре