Башта, күзләрне сукырайта язып, кояштан күп тапкыр яктырак ут шары ялтырап ала. Аннан соң колакны ярырдай булып дәһшәтле күкрәү яңгырый. Бераздан җир өслегеннән һавага алагаем гөмбәнең күтәрелеп килгәнлеге күренә. Шул арада мең кат тыгызланган һава агымы – бәрмә дулкын олы агачларны шырпы сындыргандай сындыра, йолкырга тотына, ташлар чатный, йортлар, кабыктан ясалгандай, сибелеп як-якка оча.
Бу хәлләрнең шаһиты булган кеше, әлбәттә, ахырзаман җиткән дип уйлый. Ул әле радиация дигән зәхмәтне – дистәләрчә, хәтта йөзләрчә чакрымнарга нурланыш таралып, бар булган җан ияләренең якын араларда юкка чыгасын белми...
Халыкара истәлекле даталар арасында Атом-төш сынауларына каршылык көне дә бар. Һәм ул бу атнада билгеләп үтелә. Беренче атом бомбасы ясап, аны шартлатып сынаган, соңрак ике япон шәһәре өстенә ташланган 1945 елдан бирле инде 80 ел вакыт үткән. Шул сигез дистә ел эчендә АКШ, СССР, Кытай, Англия, Франция һәм тагын берничә ил беренче ул бомбадан ун, йөз тапкыр көчлерәк бомбаларны җәмгысы ике мең тапкыр (!) шартлатырга өлгергән. Аны төрле шартларда сынау, тагын да дәһшәтлерәк, тагын да җимергечрәк итү максатыннан. Җир өслегендә генә түгел, аның астында да, диңгез-океаннарда, хәтта галәмдә дә. Меңләгән квадрат километр җирләр кеше үзе генә түгел, башка җан ияләре дә озак еллар аяк басмаслык, яшәмәслек хәлгә килгән...
Сәламәт акыл белән уйлаганда болай кылануларны аңлап та, аклап та булмый. Нәрсә соң бу, ни сәбәпле илләр, дәүләтләр шулай эшли? Адәми затка ни җитми? Халыклар, дәүләтләргә бүленгәннәр дә бер-берсенә кан дошманга әверелгәннәр. Кыргыйлык дисәң, кыргый табигать күпкә акыллырак, кыргый тереклек ияләре алай кылана, эшли алмый. Сансызлык, җавапсызлык дию дә биредә аз. Бу – чын мәгънәсендә вәхшилек, адәми затларның бер-берсенә теш кайрап яшәве, бер-берен күпләп үтерергә әзерләнүе. Гадәти кораллар, танк, ракета, самолетлар гына аз. Алар белән берьюлы меңнәрне үтереп булмый бит. Коралның кешене чебен урынына кыра торганы кирәк. Һәм, ни хикмәт, ул үзләрен «homo sapiens» – «человек разумный», ягъни «акыллы җан» дип атаганнарга кирәк. Кая монда акыл? Юк ул пычагым да. «Һomo sapiens» җирдә күпме яшәсә, шуның кадәр сугыша, шуның тикле корал коя.
Икенче Бөтендөнья сугышы сәбәпчесе булган баш нацист: «Табигать рәхимсез – без дә рәхимсез», – дияргә яраткан, диләр. Вак рәхимсезлекләр булганда да табигать глобаль юньсезлеккә, глобаль җинаятькә, глобаль дәһшәткә сәләтле түгел. Бүре куянны тотып ботарлый икән, аның ризыгы шул. Бүре үлән ашамый. Кешенең үзен дә йорт хайваннарын ит өчен, суеп ашар өчен тотканы өчен гаепләп булмый. Ә менә «разумный»ларның олы сугышларны оештырырга, бер-берсен дистә миллионлап кырырга маһирлыгы ни-нәрсә? «Акыл» аларга үзләре «фәнни-техник прогресс» дип атаган мәрәкәне иярләп, яңадан-яңа, тагын да камилрәк үтерү кораллары булдырып тору, шуның белән бер-берсенә кизәнү өчен кирәк икән бит. Тик андый акыл иблис биргән акыл түгелме? Табигать биргәнме кешегә зиһенне, әллә улмы?
Табигатьтәге бар булган рәхимсезлек биологик төрнең, токымның яшәешен, исәнлеген тәэмин итүгә бәйле. Ерткычларга аксымлы ризык кирәк. Ата хайваннарның бер-берсенә булган агрессиясе токым начарланмасын өченгә – көчсез нәсел калдырырга тиеш түгел. Аларның өстенлеккә омтылуы, усаллыгы геннарына язылган, алар юаш була алмый. Бәла адәми зат геномы ерткыч хайванныкыннан бары 10–15 процентка гына аерылуда түгел микән? Кеше дә бит, шул исәптән югары кәнәфи хуҗалары да өстенлек өчен көрәшә, үзендәге эгоны канәгатьләндерү өчен нәрсәгә генә бармый. Җир йөзендәге күпчелек фаҗигаләр шуңа кайтып калмыймы? Дәүләт башлыклары кара-каршы йөгереп, мөгезләре белән чәкәшүдән күптән узган, алар карамагында баштанаяк коралланган олы армия, дәһшәтле бомбалар...
Яңадан истәлекле датага – Атом-төш сынауларына каршы көрәш көненә кайтыйк. Берләшкән Милләтләр Оешмасы – БМОның Генераль секретарьларының берсе: «Без атом-төш коралыннан азат дөньяда яшәргә тиеш», – дигән иде. Әйтүе җиңел, әлбәттә. Кайсы гына дәүләт үзендәге атом арсеналыннан баш тартыр икән? Илләр бомбаларны үзләренең куркынычсызлык гарантиясе буларак кабул итә бит. Хәер, Көньяк Африка Республикасы дигән ил башта ясап та, соңрак аннан баш тартты. Бүгенге көндә 9 илдә атом-төш коралы бар. Язма башында санап кителгән илләр өстенә Һиндстан белән Пакыстанда, Төньяк Кореяда һәм Израильдә. Беренче ике ил даими ызгышта. Алар ул бомбаларны да бер-берсенә баш бирмәс өчен тота. Төньяк Корея күршесе Көньяк Корея белән тарткалаша, Израильнең дә кемнәр белән якалашканын беләбез. Тик менә калган 185 ил андый бомбасыз да бер дигән итеп яши, башкалар басып керер дип калтырап тормый.
Шунысын да әйтик: атом арсеналлары куркынычсызлык дигән, бик үк дөрес булмаган аргумент өстенә, дәүләт җитәкчеләренә олы мин-минлек тә өсти. «Без – атом державасы, кырын карасагыз, каршы булсагыз, без сезне...» Ул җитәкчеләрне масайтып кына калмый, азындыра да.
Сынауларны тыю дигәндә, 1996 елда БМО кабул иткән күмәк Килешүне шушы көнгә кадәр алда саналган тугыз илдән бары Франция белән Бөекбритания генә ратификацияләде. АКШ, Кытай, Һиндстан, Пакыстан, Төньяк Корея, Израиль әлегәчә аңа кул куймаган. Россиягә килгәндә, башта кул куеп, ратификация үткәреп тә, АКШ кул куймауны сәбәп итеп, 2023 елда ул документтан имзасын алды.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез