Алабуга районындагы коточкыч һәлакәттә 11 кеше җәрәхәтләнгән, бер хатын-кыз үлгән.
Алабуга Республика үзәк хастаханәсенә автобус белән«КАМАЗ» бәрелүдән зыян күрүчеләр китерелгән. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
- Зыян күрүчеләрнең хәле уртача авырлыкта. Барысы да аңында. Тормышларына куркыныч янамый, - дип шәрехләделәр министрлыкта.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез