Алабугада 18 яшьлек егет батып үлгән

13 июньдә Алабугада төзелүче пляжда 18 яшьлек егет батып үлгән. Бу хакта РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Шаһитлар сүзләренә караганда, егет суда дуслары белән булган һәм буйкаларга кадәр йөзеп чыккан. Ярга йөзеп чыккан вакытта юлда ул кинәт хәле начарлануы хакында кычкырган. Дуслары аңа ярдәмгә ташланган, ләкин егетне коткара алмаганнар. Иптәшләренең күз алдында егет су астына төшеп югалган. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, яр буенда су коенуны тыю турында кисәтү белән уннан артык аншлаглар урнаштырылган булган, әмма яшьләр аңаигътибар итмәгәннәр.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре