Алабугада балалар өчен яңа музей ачылачак

2025 елда Алабуга музей-тыюлыгы территориясендә балалар өчен яңа музей үзәге ачылачак. Бу хакта “Мәдәният” Илкүләм проектына багышланган матбугат очрашуында хәбәр иттеләр.

Татарстан мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова сөйләвенчә, ул көнгә 500 бала кабул итә алачак. Музей “Мәдәният” Илкүләм проекты кысасында ачыла.

Татарстан Милии музееның генераль директоры Алиса Вяткина сүзләренчә, “Мәдәният” Илкүләм проекты Татарстан музейларына карата кызыксынуны арттырырга ярдәм итте. “Татарстанга килүче туристлар агымы да арта. Илкүләм проект ярдәмендә безнең музейлар тагын да яхшырак җиһазландырылды. Әлбәттә, бу аларга карата кызыксынуны арттырды”, – диде ул.

«Мәдәният» илкүләм проекты Россия Президенты Владимир Путинның «май указлары» нигезендә 2019 ел башыннан бирле тормышка ашырыла. Татарстанда ул «Мәдәни мохит», «Иҗади кешеләр», «Цифрлы мәдәният» юнәлешләре буенча эшли.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре