Алабугада пилотсыз очкыч һөҗүменнән зыян күрүчеләрнең хәле турында соңгы мәгълүматлар билгеле

Соңгы мәгълүматларга караганда, Алабугада пилотсыз очкыч һөҗүменнән соң зыян күрүчеләрнең җидесе хастаханәләрдә дәвалануын дәвам итә.

Икесенең хәлләре  уртача авырлыкта, алар Алабуга районы үзәк хастаханәсендә дәвалана. Табиблар фикеренчә, алар савыгуга таба бара. Өч кеше Чаллы шәһәре Кама балалар медицина үзәгендә дәвалана. Хәлләре – уртача, үлем куркынычы янамый. Зыян күрүчеләрнең тагын икесе – Чаллы шәһәре Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә. Хәлләре – тотрыклы.
Зыян күрүчеләрнең һәммәсенә кирәкле барлык медицина ярдәме күрсәтелә. Мәскәү табиблары Татарстан белгечләренә яраланучыларны дәвалау алымнары буенча консультацияләр бирә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

фейк Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның" санкции импортозамещение

Көн хәбәре