Алар алдында киртәләр юк: «Могҗиза» студиясенә йөрүчеләр тамашачыларны шаккатырды

Бөтенесе бертигез! Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында эшли торган «Могҗиза» студиясенә йөрүчеләр турында әнә шулай диләр. Физик мөмкинлекләре чикләнсә дә, чын артистлар кебек алар. Шушы көннәрдә алар янә сәхнә тотты. 30 ел элек театр артистлары уйнаган «Алтын алма» спектаклен сәхнәгә чыгардылар.

Бу студия 2019 елда оеша. Биредә Даун синдромы, ДЦП диагнозлы балалар сәхнә серләрен өйрәнә. Спектакльләрне сәхнәгә куярга «Во благо вместе» хәйрия фонды ярдәм итә. Әти-әниләрнең кайсыннан гына сорама, алар Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов, Татарстанның атказанган артисткасы Гөлназ Нәүмәтова һәм Тинчурин театрының талантлы артисты Салават Хәбибуллин, кураторлары Зөлфия Бәшәровага рәхмәтле. Театр студиясе оешканда, биредә 7 бала шөгыльләнсә, хәзер алар 20 гә җиткән. Балаларның иң кечкенәсенә – 6, ә иң зурына 21яшь. Укытучылары аларда татар теленә мәхәббәт тәрбияләргә тырыша.

– Һәрбер әкиятнең асылында яхшы гамәлләр ята. Ул да булса – тугрылык, ышану, дуслык, ярдәмләшү. Безнең студиябезнең дә «Без бергә! Без көчле!» дигән девизы бар. Әлеге әсәр аңа да бик тәңгәл килә. Бу әкият мөмкинлекләре чикле балалар карашы аша тасвирлана, – ди спектакльнең режиссеры Салават Хәбибуллин. – Спектакльдә барлыгы 15 бала, өч әни һәм бер әти катнашты. Балаларның күбесе Казанда яши, ә менә өч шәкертебез районнан килеп йөри.

Арчада яшәүче Ралия Нигъмәтҗанованы репетицияләргә йөртергә әнисе Лилия бер дә авырсынмый.

– Үзе авыру бала үстермәгән кеше минем халәтемне аңлый да алмас. Бер уйлаганда юл йөрүләр җиңел түгел. Авырлыклар да килеп чыга. Күп гамәлләр балам хакына дип эшләнә. Сәхнәгә чыккач, кызымның күзләрендә нур балкый. Ул шулкадәр сөенә, – ди Лилия. – Кызым кечкенәдән тиз отып ала. Шигырьләрне матур, сәнгатьле итеп сөйли. Күп кенә бәйгеләрдә катнаша башладык. «Алтын алма» әкиятендә ул биюче кыз ролен башкара. Киләсе сезонда башка роль бирәчәкләр. Инде хәзердән анысына әзерләнә башлаячакбыз.

Балык Бистәсе егете Илшат Сөнгатуллинга быел 18 яшь тулган. Ул да студиягә бик яратып йөри. Әнисе Земфира әйтүенчә, биредә аларның бар авырулары онытыла.

– Безнең балалар башкалардан ким түгеллеккә адым саен инанып торабыз. Физик мөмкинлекләре чикләнсә дә, алар алдында киртәләр юк, – ди тумыштан ДЦП диагнозлы ул үстерүче Земфира Сөнгатуллина. – Безгә берәү дә өмет бирмәде. Улыгыз ятып кына торачак, диделәр. Йөртмәгән табиб калмады. Ә бит баланы ничек тә аякка бастырасы, йөртәсе килә. Баламны тотып, кая гына бармадым. Тернәкләндерү үзәкләре дә калмады. Халык медицинасын да кулландык. Бәхетебезгә, 2015 елда аяк мускулларын ныгыта торган укол чыкты. Без аны биш ел буе ясатып тордык. Улыбыз күзгә күренеп тернәкләнә башлады. Илшатым начарлык белми. Гел елмаеп кына тора. Аңа карап, бар кайгылар, борчулар юкка чыга. Теләче егете Айрат Якуповны күреп, без дә Казандагы «Могҗиза» театр студиясенә йөри башладык. Биредә ул бөтенләй үзгәрде.

Балаларны бәхетле итүчеләрнең берсе – «Во благо вместе» хәйрия фонды. «Могҗиза» студиясенең әлеге фондтагы кураторы Ландыш Имамиева сөйләвенчә, иганәчеләр булмаса, бу кадәр баланы шатландыра алмаслар иде.

– Хәйрия фондын оештыручы Альбина Сәлимгәрәевага чиксез рәхмәтлебез. Инде 7 ел дәвамында күпме әти-әнине сөендереп, авыру балаларга киләчәккә юл ачалар. Үз улым да, шушы театрда йөреп, Казан дәүләт мәдәният институтына укырга керде, – ди ул.

Әлеге хәйрия фондының эшләре моның белән генә чикләнми. Алар, авыру бала үстерүче әниләрне ял иттерер өчен, няня хезмәте дә тәкъдим итә. Шулай ук ул әти-әниләргә башка һөнәрләр үзләштерү мөмкинлеге дә тудыра.

– Авыру балаларны бергә җыелып, ни беләндер шөгыльләнгәндә, әти-әниләрен дә сөендерәсе килде. Шулай итеп ике теләк берьюлы кабул булды. Башта «Могҗиза» дип аталган театр студиясе ачып җибәрдек. Ул вакытта безгә бер музейдан урын бирделәр. Соңрак Кәрим Тинчурин театры бинасына күчеп шөгыльләнә башладык. Театр бинасына күчкәч, сабыйлар үзләрен чын актер итеп тоя башлады. Артистларга рәхмәтебез чиксез. Алар сабыйлар белән эшләргә риза булды. Бергә аңлашып эшләгәндә генә ниндидер нәтиҗәгә ирешеп була. «Могҗиза» студиясе балалары кебек. Аларга үҗәтлек тә, тырышлык та кирәк, – ди хәйрия фонды җитәкчесе Айгөл.

«Алтын алма» әкиятен караганда, без Айгөлнең сүзләрен тагын бер кат искә төшердек. Балаларның тырышлыгы әллә каян күренеп тора. Ахырда һәркем үз теләген җиткерде. Менә шул чакта каз тәннәре чыкты да инде. Барысында да бер теләк аларның: арбадагыларга аякка басарга, начар йөрүчеләргә нык итеп атларга, кемгәдер кул-аякларын тыңлатырга! Күңел түрләрендә йөрткән хыяллары да бар – зурракларының гаилә корасы, бәбиләр сөясе килә! Бар да булыр. Кулларында «алтын алма»лары гына гел булып торсын!

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла. 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект автор милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре