Файдабыз тисен! Арча районының Ташкичү авылында яшәүче Гөлфия Мәгъсүмова белән Тәнзилә Вәлиева дүртенче тапкыр махсус хәрби операция зонасында булып кайтты.
– Егетләр безне үз әниләре, апалары кебек каршы ала. Анда инде синеке, минеке юк. Татарстан егетләре хезмәт иткән частьларга йөрдек. Егетләрнең йөзләрендәге шатлыкны күрсәгез иде. Алар сабый баладай шатлана, – ди Гөлфия апа.
Арчаның батыр йөрәкле ханымнары егетләр сораган барлык кирәк-яракны алып барган. Маскировка челтәрләре, азык-төлек продуктлары, җылы кием, шәмнәр янына өйдә пешкән камыр ризыклары, кабартмалар, чәкчәк тә алып куйганнар.
– Безгә күрше авыллардан егетләргә дип исемле посылкалар, күчтәнәчләр китерәләр. Авыл халкы кайчан юлга чыгачагыбызны белә. Башта бергәләп маскировка челтәрләре үрәбез, шәмнәр ясыйбыз. Китәргә берничә көн кала камыр ризыклары пешерә башлыйбыз. Бу юлы яшелчә һәм ярмалардан салатлар ясадык. Тиз әзерләнә торган боткалар җыйдык, – ди апалар. Егетләргә азык-төлек продуктлары, җылы киемнәр, оекбашлар, шәмнәр, төзелеш материаллары, пычкылар, кадаклар һәм башка бик күп нәрсәләр кирәк. Без 500 дән артык окоп шәме илттек. Ярдәм иткән һәр кешегә рәхмәтлебез.
Арча районының Кәче авылы халкы да СВОдагы егетләргә ярдәм итә.
– Авылда һәркем игелекле эшкә өлеш кертергә тырыша. Кем ничек булдыра ала, шулай ярдәм итә. Без махсус операциядә катнашучыларга маскировка челтәрләре бик кирәк булуын аңлыйбыз, шуңа күрә үрә башладык, – ди Кәче мәдәният йорты директоры Гөлирә Шәйдуллина.
Кәче авылыннан 15 кеше махсус хәрби операция зонасында хезмәт итә икән. Авыл апалары, клубка җыелып, маскировка челтәрләре дә үрә башлаган.
– Без инде авылыбыз егетләренә кулдан килгәнчә ярдәм итә идек. Менә хәзер маскировка челтәре дә үрергә өйрәндек. Барлык егетләрнең дә тизрәк исән-имин әйләнеп кайтуларын телибез. Без үргән маскировка челтәрләре аларның гомерен сакласын, – ди Гөлирә Шәйдуллина.
Түбән Кама районында яшәүчеләр солдатлар өчен бензин генераторлары, шөреп боргычлар һәм җылыткычлар сатып алган. Тиздән аларны гуманитар йөк белән махсус хәрби операция зонасына җибәрәчәкләр.
– Салкыннар башланды, егетләргә җылы әйберләр, итекләр, балаклавалар, оекбашлар кирәк. Шулай ук төзелеш өчен кораллар да кирәк. Егетләр алга барган саен яңа блиндажлар ясыйлар. Әнә шуңа да анда төзелеш материалларына ихтыяҗ зур, – ди «Гуманитарка. Татарстан» төркеме администраторы Татьяна Никифорова.
Егетләргә бөтен район ярдәм итә. Бу юлы аларга бер кибет саллы ярдәм күрсәткән.
– Егетләргә безнең ярдәм кирәк. Барысын уйладык та «Гуманитарка. Татарстан» төркеме белән бергә кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтергә булдык. Бу эштә катнашкан һәркемгә рәхмәт, – ди махсус киемнәр кибете офис-менеджеры Диана Вилданова.
Күптән түгел Алабуга районы Лисичанск шәһәрендә яшәүчеләргә 557 мең сумлык һәм Рубежный шәһәре халкына 200 мең сумлык гуманитар ярдәм җибәргән. Әлеге шәһәрләрдә яшәүчеләргә барлыгы 17 миллион сумнан артык ярдәм күрсәтелгән.
Әтнә районының Күлле Киме авылы мәктәбендә укучы балалар әти-әниләре белән берлектә махсус хәрби операциягә гуманитар ярдәм җыйды. Алар солдатларга дип җылы оекбашлар, пирчәткәләр, азык-төлек продуктлары һәм шәхси гигиена чаралары алып килгән. Мәктәп директоры киңәшчесе Кадрия Закирова Юнармия отряды белән берлектә 150 данәдән артык коры аш әзерләгәннәр. Укучылар җыелган ярдәмне волонтерларга тапшырганнар.
Балтач районының Ор авылы да читтә калмый. Мәдәният йорты җитәкчесе Раушания Гайнуллина сөйләвенчә, алар Балтач, Арча, Биектау егетләренә коры аш әзерлиләр.
– Хәзер остардык инде. Күп кызлар өйләрендә ашка кирәк яраклар киптереп бирә. 20 дән артык кеше, клубка килеп, шул ашны төргәкләргә тутыра. Эшләрдә катнаша алмаганнар азык-төлеккә акча күчерә, – ди Раушания. – Безне СВО берләштерде. Егетләребез анда бер гаилә булса, без монда туганлашып беттек. Башкача мөмкин дә түгел. Бердәм булганда гына бөтен эшне булдырып була.
Маскировка челтәре дә үрә алар. Бу эшкә кышын тотынганнар. Ул чакта махсус тукыма да булмаган әле.
– Бөтен авыл кешесенең иске челтәрләрен җыеп чыккан идек. Шуларны үрдек. Аннары безгә тукыма кайтара башладылар. Үргән саен, инде башка кирәкмәсен иде, дибез. Тизрәк илләр тынычлансын, егетләр өйләренә кайтсын иде, – ди Раушания.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез