Газетага язылу

Спорт аша тормышка кайту: СВО ветераннарына республикада нинди мөмкинлекләр бар?

Ярдәм сорау җиңел эш түгел. Тормыш дилбегәсен үзе тартып барган, көннәрдән бер көнне авыр хәлгә калган ирләргә бигрәк тә. Хәрби бурычларын үтәп туган якларына кайткан СВО ветераннары тыныч тормышка төрлечә ияләшә.

Спорт аша тормышка кайту: СВО ветераннарына республикада нинди мөмкинлекләр бар?

Үзең белән көрәшү – иң авыры бит әле ул. Янәшәдә, үз эчеңә бикләнеп калмыйча, үзгәргән тормышка аяк басарга ярдәм итүчеләр, көч-куәт, ышаныч бирүчеләр кирәк. Сайлап алу юллары берничә анысы: эш, яңа һөнәр, бизнес... Бу исемлектә спорт та – алдынгы урыннарда. Аның аша ветераннар тормышта да яңа җиңүләр яулау өчен ярыша. Спорт белән дуслашыр өчен нинди киртәләр аша узасы?

Авылдан – зур спортка

Дмитрий Голубцов Биектауның Калинино бистәсендә яши. СВО башлануга ук Ватан сагына баса. Авыр җәрәхәтләр алып, 2023 елда өенә кайтканнан соң яңа тормыш башларга туры килә аңа. Яшь чагында спорт белән бераз дуслыгы булса да, профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнми. Вакыты гына җитмәгән булган, күрәсең.

– Пуля белән ату буенча спорт мастеры инде мин хәзер. Нормативларны бер ел эчендә диярлек үтәдем. Бер тотынган идем, инде хәзер тормышымны спорттан башка күз алдына да китермим. Ярышларга йөрим, уңышларым да бар. Хәзерге вакытта Россия Чемпионатына, Россия Кубогына әзерләнәм. Үземә максат куйдым – Россиянең паралимпия командасына керергә телим, – ди Дима.

Җәрәхәтләр алып, яу кырыннан кайткан үзе кебек егетләрне бик яхшы аңлый ул. Яңача яшәргә кирәклекне психологик яктан кабул итү бик авыр. Ампутация аша узарга туры килсә, бигрәк тә. Әле генә сау-сәламәт булган кеше бу күчеш чорын авыр үтә. Әмма үз эчеңә бикләнү дә чыгу юлы түгел.

– Бу чорны узар өчен инвалид балалар белән очрашу файдалы булыр дип уйлыйм. Алар арасында бирешмәгән, зур уңышларга ирешкәннәр шулкадәр күп! Җәрәхәт алу – туктап калу түгел әле ул. Паралимпиячеләрдән үрнәк алырга кирәк. Мөмкинлекләре чикле кешеләрне күреп, үзеңә дә башкача карый башлыйсың, ышанычың арта, – дип киңәш бирә Дима. – Әмма чынлап уңышка ирешәсең килсә, берничә спорт төренә бүленмәскә киңәш итәм. Берсен сайлап, алдыңа максат куеп шөгыльләнергә кирәк. Спорт сиңа бөтенләй икенче дөнья ача. Ярышларга йөрү яңа дуслар табарга ярдәм итә, яңа җирләр белән таныштыра.

Җиңүгә илткән юллар

Казанда яшәүче Андрей Слепцов исә ике спорт төреп сайлап, җыелма команда спортчыларына хас тормыш белән яши хәзер. Сүз 53 яшьлек ир-ат турында бара югыйсә! СВО ветераннары кубогында да катнашырга өлгергән Андрей. Координаторлар аша (алар һәр районда бар) үзенә туры килгән нарды, җәядән ату спортын сайлаган. Әле генә Ставропольдән ярыштан кайтып, инде Анапага диңгез буена реабилитациягә барып җиткән. Процедура арасында гына сөйләшергә өлгерәбез. Вакыты тыгыз.

– СВО башлангач, үзем теләп шунда киттем. Яраланып, операция кичердем. Наркоздан уянгач, иң беренче соравым: «Футбол уйный алачакмынмы?» – иде. «Йөри алсаң рәхмәт әле», – диде табиблар. Култык таяклары белән әкренләп йөрим. Гомер буе футбол уйнаган кеше буларак, реабилитация узганда ук: «Кайчан спорт белән шөгыльләнергә рөхсәт итәсез инде?» – дип аптыратып бетердем. Менә әле генә ярыштан җәядән ату буенча 1 нче разряд алып кайттым. Анападан кайтуга, Әстерханга Россия чемпионатына китәм, анда Идел буе һәм Урал федераль округлары буенча ярышлар узасы. Анапага килүгә, нард уены барлыгын-юклыгын ачыклап куйдым, аны да ташларга ярамый. Үзем белән монда куллар өчен резина да алып килдем, тренер көн саен шөгыльләнергә кушты, – дип сөйли Андрей.

Әмма ул дәрәҗәгә барып җитәр өчен тиешенчә шөгыльләнергә кирәк, спорт җиһазлары да арзан түгел. Аларын күптән ышандыралар инде. Әлегә тренер биргәне белән йөреп тора икән. Осталыкны арттыру өчен ярышларга да йөрми булмый. Шул чыгымнарны да күтәрсәләр, бигрәк тә яхшы булачак, дип көтә ир.

Кубокка таба

Зур спорт юлы әлегә шүрләтсә, күңел өчен генә дип булса да беренче адымны ясау җитә. Ә инде оста тренерлар, фикердәшләр, команда кулына эләксәгез, медальгә ия булуыгызны  сизми дә калырсыз. Беренче киңәшне кемнән алыргамы? Республиканың һәр районында «Ватан сакчылары» фонды координаторлары бар. Аларның кабул итү адресын Рәсми Татарстан порталында табарга була. 8(843)598-33-55 номеры буенча шалтыратып сорарга да мөмкин. Фондның өч еллык тәҗрибәсе күрсәткәнчә, тернәкләндерүнең иң кирәкле, зур кызыксыну уята торган ысулы – спорт, ди «Ватан сакчылары» фондының Татарстан филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина.

– Узган ел безнең егетләр төрле дәрәҗәдәге 23 ярышта катнашты, шуларның 12 се Татарстанда узды. Бүген һәр районда спорт белән шөгыльләнү өчен барлык шартлар да тудырылган, – ди җитәкче.

Спорт белән араларны ныгытырга теләүчеләр, үзләрен сынап карарга кыюлыгы җитүчеләр өчен ике ел рәттән инде СВОда катнашучылар арасында Татарстан Рәисе Кубогына ярышлар уза. Спорт аша ветераннарга тыныч тормышка ияләшергә, яңа мөмкинлекләр табарга өйрәтер өчен оештырыла алар. СВОга кадәр җиңел атлетика белән шөгыльләнгән Илдар Хафиятулловны, яраланып өенә кайткач, утырып уйный торган волейбол буенча тренировкага чакырганнар.

– Башта: «Мин читтәрәк торам, күзәтәм әле», – дидем. Инде 15 минуттан уйный да башладым. Тренер да, егетләр дә кызыктырдылар, ниндидер бер дәрт барлыкка килде. Утырган килеш волейбол уйнауның үзенчәлекләре бар инде, әмма мин булдыра алачакмын, дип уйладым. Аралашырга, ничек тә тормышка җайлашырга кирәк, дип киңәш итәм башкаларга да. Бергә җиңелрәк ул, – ди Илдар. Быел ул «Алга» командасы составында Рәис Кубогы өчен көрәшәчәк.

Аеруча уңышка ирешкәннәрне паралимпия юнәлешенә кертеп җибәрер өчен дә бер дигән мөмкинлек бирә мондый ярышлар. 15 спорт төре буенча беренче этап уеннары Яшел Үзән, Түбән Кама, Әлмәт, Казан, Мамадыш, Байлар Сабасы һәм Биектауда узачак. Җиңүчеләр декабрьдә Казанда финал ярышларында очрашырга тиеш. Быел 400 ләп кеше катнашыр дип көтәләр. Финалда спортчылар гадәти һәм утырып уйный торган волейбол, кул көрәше, йөзү, фиджитал-спорт, нард, футзал, гер күтәрү, өстәл теннисы, пуля белән атуда көч сынашачак.

Динар АБДУЛЛИН, Арча районының СВО ветераннары ассоциациясе рәисе:

– «Ватан сакчылары» фонды координаторлары белән тыгыз элемтәдә эшлибез. Кайткан һәр ветеран безнең аша уза. Егетләр белән аралашканда үз тәҗрибәм белән дә уртаклашам. Узган елның августында кайттым, сентябрьдә инде спорт залын сайлап, тренировкаларга да йөри башладым. Тиздән утырып уйный торган волейбол буенча ярышларга җыенып чыгып киттек. Шунда, кызыгып, ату буенча да үземне сынап карадым, кул көрәше белән дә шөгыльләнәм. Узган ел нард уены буенча Рәис Кубогында өченче урынны алдым. Спорт беренче чиратта үзең белән дуслашырга ярдәм итә. Аралашкан саен күп сорауларыңа җавап табасың, ышанычың арта, азарт барлыкка килә. Кызганыч, егетләрнең күбесе өйдә утыра, беренче адымны ясарга кыюлыклары җитмиме... Шешәгә тотынучылар да юк түгел. Шуңа якын-тирә район егетләре белән җыелма команда төзеп уйнарга туры килә. Гел шәхси спортта гына йөрисе килми шул, үзебезнең команда белән ныклап уйныйсы иде. Өйдә утырмагыз, килегез, күрегез, бик тиз кереп китәрсез, дип киңәш бирәм егетләргә. Теләк кенә кирәк.

Гөлзар ВӘЛИЕВА, гаилә психологы:

– Адреналинга ияләшкән кеше өчен бер төрле тормыш кызыксыз тоела башлый, яшәү яме югалган кебек була. Спорт аларга шул хисләрне яңадан тоярга ярдәм итә дә инде. СВОдан кайткан егетләр өчен спорт ул гади тренировка гына түгел, тормышка кайту буенча күпер, дию дә ялгыш булмас. Психологик, физик яктан ныгу өчен мөһим бу. Командалы спорт төрләре кешегә үзен кирәкле, команданың мөһим бер өлеше итеп тоярга ярдәм итә. Кеше арасына чыгу үз эчеңә бикләнүдән арынырга ярдәм итә, үз-үзеңә ышанычны арта, үз тормышымны контрольгә алам дигән хис барлыкка китерә. Спорт тормышка яңача карый башларга, борчуларны җиңәргә ярдәм итә, яңа максатлар барлыкка китерә.

 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военная операция" , "герой рос

Көн хәбәре