Туфан Миңнуллинның «Ай булмаса, йолдыз бар» пьесасына нигезләнеп төшерелә торган телесериалда катнашу өчен кастинг үткәрелә.
Фильмның режиссеры Александр Далматов 16-17 июнь көннәрендә «Шәрык» клубына кастингка чакыра.
Кастингка төрле яшьтәге актерларны, шул исәптән балаларны да (5-10 яшьлек кызлар) көтеп калалар.
Кастингка катнашу өчен анкета тутырырга кирәк. Телесериал «Ватан 21 гасыр» кинокомпаниясе тарафыннан төшерелә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез