Татарстан Лисинчанскида тыныч тормыш урнашсын өчен бик зур эш башкара. Бу хакта Татарстанда дәвам итүче "Все СВОи" патриотик марафонына Луганск халык республикасыннан кушылган танылган журналист, Россия Иҗтимагый палатасының мәгълүмати бергәлекне үстерү, матбугат чаралары һәм массакүләм коммуникацияләр комиссиясе рәисе урынбасары Александр Малькевич әйтте.
“Безгә мәгълүмат юнәлешендә бик күп эш башкарырга кирәк булачак, – диде Александр Малькевич. – Хәзерге вакытта Лисичанскида Татарстаннан килгән зур команда эшли. Хастаханәне, җылылык бирү системасын, юлларны яңарталар. Татарстан Рәисенә, Хөкүмәткә, бу эшкә өлеш керткән һәр кешегә зур рәхмәт”.
Бүген 10:00 сәгатьтән 22:00 сәгатькә кадәр Татарстанда контракт буенча хезмәткә ярдәм йөзеннән «ВСЕ СВОи» патриотик марафоны уза. Белгечләр кызыксындырган барлык сорауларга да туры эфирда җавап бирәчәк.
Көн дәвамында ТНВ каналы аша күрсәтелүче марафонда мобилизациягә эләккән ир-егетләрнең гаиләләре, Россия Герое исеменә лаек булган Татарстан егетләре, республика батальоны хәрбиләре үзләре турында сөйлиләр. Чарада депутатлар, танылган артистлар, социаль яклау, хәйрия оешмалары, «Ватанны саклаучылар» фонды вәкилләре дә катнаша. Туры эфирга Чаллы, Мамадыш, Түбән Кама шәһәрләре дә кушылачак.
Марафонны ТНВ каналыннан тыш, «ВКонтакте» социаль челтәрендәге «Республика Татарстан» төркемендә, социаль челтәрләрдә, «БИМ-радио»да, «Күңел», «Авторадио», «Ди-ФМ» радиосында карарга мөмкин.
Тамашачылар 117 номеры буенча кайнар элемтәгә шалтырата яки экрандагы QR-код буенча контракт хезмәте мәсьәләсе буенча контакт-үзәк белән чатка күчә ала.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез