21 ноябрь – Салым органнары хезмәткәрләре көне. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин салым органнарында эшләүчеләрне һәм тармак ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан котлады.
“Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән һәм шәхсән үз исеменнән һөнәри бәйрәмегез – Россия Федерациясе Салым органнары хезмәткәрләре көне уңаеннан котлыйм, – диелә котлауда. – Хәзерге вакытта илебезнең салым системасын үстерү өчен күп эшләнелә. Салым салуның үтә күренмәлелеген арттыру һәм салым түләүчеләргә эшләрен җиңеләйтү өчен заманча сервислар, цифрлы продуктлар гамәлгә кертелә.
Салым органнарының нәтиҗәле эшчәнлеге ярдәмендә барлык дәрәҗәләрдәге бюджетларны үтәү сыйфаты яхшыра, эшмәкәрлек активлыгы үсә, инвестицион климат яхшыра. Республика һәм тулаем илебез икътисадының социаль-икътисадый тотрыклылыгы булдырыла.
Салым органнары хезмәткәрләре һәрвакыт компетентлыгы, үз сүзендә нык торуы һәм гаделлеге белән аерылып тора.
Барлык салым органнары хезмәткәрләре һәм ветераннарына лаеклы эшчәнлек, хезмәт сөючәнлек һәм бурычларына тугрылык өчен зур рәхмәт белдерәм.
Үзегезгә һәм гаиләләрегезгә нык сәламәтлек, иминлек, мәхәббәт, үзара аңлашу телим!”
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез