И, барыбыз да алла бәндәләре инде...
Олгая төшкәч, балаларның кечкенә чагы сагындыра башлый икән. Зур үскән килеш тә бик начар түгел инде алар, тик сабый чакларын барыбер сагынасың, чөнки олы бала ерагая төшә. Аны инде куеныңа алып иркәләп тә булмый, күтәреп тә йөртәлмисең, тәм-том белән генә алдый да алмыйсың. Кайчагында иркәлисе килә, куеныңа алып сөясе. Тик алар инде малайлыктан чыгуга якын китерми башлыйлар, башларыннан сыйпасаң да, сәерсенеп читкә тайпылалар. Шуңадыр, бәләкәй чакларын сагынасың да, кулланышсыз калган ятим назыңны юата-юата, оныкларың булуын көтәсең...
Кечкенә улым белән урамдагы киоск яныннан узып барабыз. Бөтен затлы нәрсәләрен зур пыяла тәрәзә алдына тезеп куйганнар, хәтта өлкәннәрнең дә күзе кызыгырлык. Малай йөгереп барып шунда каплана. Бала-чага әйберләрен нәкъ аларның буе җитәрлек итеп тезгәннәр. Бу әле берсен, әле икенчесен карый. Сайлый инде үзенә ни кирәген. Бераздан миңа эндәшә:
– Әти, менә бу ничек атала ул?
– Киндер-сюрприз, – дип аңлатам мин, аның шуны да белмәвенә бераз шикләнеп. – Алган бар бит инде аны.
– Монысын алган юк бит.
Мин елмаерга да өлгермим, ул тагын сорый:
– Әти, синең акчаң ничәү?
– Белмим.
– Күпме соң?
– Күп.
– Нык күпме?
– Нык күп түгел, тик бар.
– Шул киндер-сюрприз ничә сум тора ул?
Мин бәясен әйтәм. Малай баш кага да миңа төбәлә:
– Әти, берәр кайчан миңа шуны алырсың әле. Юк, бүген түгел. Берәр кайчан гына. Акчаң күп булганда гына. Нык-нык күп булганда гына...
Мин алып бирәм инде. Шулкадәр ихлас итеп, оста итеп сораган баланы буш калдырып буламыни?! Мөмкинлегең булганда шатлана-шатлана аласың...
Алмаган вакытлар да була. Я ул бик кыйммәтле нәрсә сорый, я үзенә зарарлы әйбер, я әлегә ярамый торганны. Бала-чага нәрсәгә күзе төшә, шуны сорый бит инде ул. Аучылар кибетенә керсәң – мылтык, балыкчыларныкында – көймә, спорт товарларына керсәң – груша, гер, бокс бияләе... Кызыксынучан ул, барысын да тотып карыйсы, уйнап-танышасы килә. Тик син ничек кенә яратсаң да, аның өчен җаныңны кызганмасаң да, сораган һәр нәрсәсен алып бирмисең.
Кирәк дип тапканнарын, сорамаса да, аласың. Авырып китсә, дару кирәк. Кием кирәк, ризык... Китап-дәфтәр... Тик, гадәттә, бала боларның берсен дә сорамый бит, ул тәм-том, уенчык ише нәрсәләргә кызыга.
И, барыбыз да Алла бәндәләре инде... Без үзебез дә ничә генә яшькә җитсәк тә, шул сабый бала хәленнән артык ерак китәлмибез бугай. Туктаусыз рәвештә нәрсәдер сорыйбыз. «И, Ходаем, тегене бирсәң иде, моны бирсәң иде». «Алла бабай» дип әйтәбез дә аны үзебезнең картәти кебек күреп ялварабыз. Бирмәсә, үпкәлибез...
Уйлап карасаң, ул безгә иң кирәк нәрсәләрне биргән бит инде. Гомер биргән. Ашар ризык, кияр кием биргән. Сокланып туя алмаслык матурлыклар тудырган, могҗизалар хасил иткән. Гүзәллекне күрер өчен күзләр биргән... Ишеткән-күргәнне кабул итәрлек күңел биргән. Аң биргән, акыл биргән. Иң кирәкле нәрсәләрнең барысын да биргән, аларны санап бетерерлек тә түгел хәтта.
Тик без һаман сорыйбыз... Ә ныклабрак уйлап карасаң, бик авыр хәлдә генә калмасак, иң кирәклеләрен сорамыйбыз бит. Без аннан, гадәттә, уенчыклар һәм тәм-том сорыйбыз... Зур сарайлар, затлы машиналар, чиксез ләззәт, тагын әллә ниләр...
Мин әле Октябрь революциясеннән соңгы еллар белән кызыксынам. Ул чорның түрәләре халыкны рәхәт тормышка чыгарабыз дип тырышканнар бит инде. Ләкин максатларына тулысынча ирешә алмаганнар, халык шул килеш, хәтта элеккедән дә хәтәррәк хәлдә калган, рәхәт тормышка түрәләр үзләрен һәм якыннарын гына чыгара алганнар. Затлы киенеп, яхшы ашап, кәеф-сафа корып, чамасыз властька ия булып яшәгән шул түрәләргә дә көнләшеп караучылар күп булгандыр. Тик узган гасырның утызынчы еллар ахрына ул түрәләрнең барысы да диярлек кырылып беткән. Туксанынчы елларда да шундыйрак хәлләр булды... Хәрам юл белән килгән мал ул бала кулындагы граната яки мылтык шикелле. Аңа кызыгырга ярамый.
Кечкенә улына әтисе мылтык алып бирми икән, бала аны урлап та, башка юллар белән дә алырга мөмкин. Тик моның ахыры гына начар бетәчәк. Нәкъ шуның шикелле үк, әгәр Ходай сиңа сораганыңны бирми икән, аны урлап та, талап та, башкача да алырга була. Тик бу беркемгә дә, беркайчан да бәхет китермәячәк. Чөнки һәр нәрсә кешегә Ходай биргән микъдарда гына кирәк. Артыгы – артык. Кеше организмына тимер дә кирәк, тик ул аз-азлап кергәндә, әйтик, алма булып кергәндә генә әйбәт. Пуля яки пычак булып керсә, чүт кенә артыграк була.
Тик без ул хакта уйламыйбыз. Һаман сорыйбыз, нәрсәдер көтәбез, өмет итәбез... Зарланабыз... Бу безгә яшәү рәвешедер, булмаганны булдырудыр кебек тоела. Тормыш үзе шуңа корылган сыман күренә... Чынында «булмаганны булдыру» иллюзия генә. Булганын, Ходай биргәнен кабул итеп бетерү өчен генә дә бер гомер җитми бугай әле.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез