Әлмәт театрына яңа режиссер билгеләнүе турындагы хәбәргә ачыклык керттеләр    

Узган ел ахырында, Венгриядән татар режиссеры Сәрдәр Таһировский Əлмәт театрында баш режиссер булачак, дигән хәбәр чыккан иде. Матбугат очрашуында театр директоры Фәридә Исмәгыйлева бу мәсьәләгә ачыклык кертте.   

– Бу сорау – минем авырткан җирем. Бу мәгълүмат дөрес түгел. Безгә беркем дә билгеләнмәде. Массакүләм мәгълүмат чаралары баштан ук дөрес мәгълүмат бирмәделәр. Кеше билгеләнмәгән, ул әле килмәгән, чит илдә. Әйе, бу хакта сүз барды. Ирада Әюпова да журналистларга шулай булуы мөмкин дип кенә әйтте. Сәрдәр Таһировский килде, труппа, Әлмәт шәһәре белән танышты, булачак проектлар турында да сөйләштек. Яңа ел алдыннан Венгриягә кайтып китте. Хәзер дә без элемтәдә. Март азагында Әлмәткә килер дип көтәбез. Әлбәттә, күп сүзләр йөри. «Ул татарча белми, ничек татар театрында эшләр соң?» – диләр. Театр ул – коллектив хезмәт. Татарча белү кирәк, сүз дә юк. Әмма вакыйгалар шуңа таба бара икән, шулай булсын, – диде директор.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре