Әлмәттә куркыныч зоналарда сирена сигналлары яңгырый, шәһәр халкына яшеренү урыннарына барырга киңәш итәләр. Бу хакта район администрациясе хәбәр итә.
«Кичекмәстән якындагы яшеренү урыннарына барыгыз һәм тревога тынганчы шунда калыгыз. Куркыныч янаган зоналардан балаларны эвакуацияләгәннәр – балалар куркыныч беткәнче подвалларда кала», – диелә Администрация телеграм-каналында.
Исегезгә төшерәбез, республика территориясендә «пилотсыз очкыч һөҗүме куркынычы» режимы гамәлдә. Казан һәм Түбән Кама аэропортларында «Келәм» планы гамәлгә кертелде. Шулай ук мобиль интернет эшендә тоткарлыклар булырга мөмкин.
Бу атнада Татарстанда «пилотсыз очкыч һөҗүме куркынычы» режимы инде берничә тапкыр кертелде: беренче тапкыр — 1 июль иртәсендә, икенче һәм өченче тапкыр — 3 июль көнне. Режим гамәлдә булган вакытта аэропортлар рейсларны кабул итми һәм җибәрми.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез