Пенсионерны икенче омтылышта алдаганнар. Беренче көнне ул, СНИЛС номерын әйтеп, аферистларга Дәүләт хезмәтләре порталындагы аккаунтын җимерергә ярдәм иткән. Үз хатасын аңлап, шул ук көнне полиция бүлегенә бу хакта мөрәҗәгать иткән. Шәхси кабинетына керү өчен парольләрен яңарткан, дип хәбәр итә Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.
Икенче көнне аңа, янәсе, Роскомнадзор вәкиле шалтыратып, Дәүләт хезмәтләре порталындагы җимерелгән аккаунтлар турында ФСБга мәгълүматлар тапшыруын әйткән, полиция бүлегенә мөрәҗәгать иткәнме-юкмы икәнен сораган. Шуннан, имештер, Росфинмониторинг хезмәткәре шалтыратып, үзенә шушы көннәрдә генә пенсионер исеменә рәсмиләштерелгән ышанычнамәне ачыклау бурычы куелуын аңлаткан. Шул ук вакытта хатын-кызга телефоны зарядкасының бетмәвен күзәтеп торырга, тикшерү вакытында телефонын алмаска кушкан. Шуннан соң инде “ФСБ” хезмәткәре шалтыратып, пенсионер исеменә ышанычнамә рәсмиләштерелү сәбәпле, Мәскәү тикшерүчеләренең Җинаять кодексының 159 статьясындагы 3 өлеше буенча җинаять эше кузгатуларын әйткән. Имештер, документны юкка чыгару өчен счетларындагы барлык акчаны алып, ниндидер счетка күчерергә кушкан. Хатын-кыз профилактик листовкаларда язылганнарга да игътибар итмәгән, банк хезмәткәрләренең сүзләренә дә колак салмаган.
Көне буе банктан-банкка йөреп, счетларындагы акчасын алган һәм аларны аферистларның счетына күчергән. Шулай итеп, ике көн эчендә барлыгы 5 177 710 сум акчасыннан колак каккан. Фәкать якыннары белән сөйләшкәннән соң гына, алдануын аңлап, полициягә мөрәҗәгать иткән.
Җинаять кодексының 159 статьясындагы 4 өлеше буенча җинаять эше кузгатылган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез