Россия глобаль кризиска үз адымнары белән кереп бара. Үткән атнада Владимир Путин «Россия» Милли үзәгендә сәнәгатьчеләр һәм эшмәкәрләр союзы съездының пленар утырышында катнашты һәм чыгыш ясады. «Российская газета» аның чыгышы хакында: «… предостерег от «проедания» доходов, связанных с конфликтом на Ближном Востоке», – дип язды. Гади телгә күчерсәк, нефть акчасына өметләнмәгез дигән мәгънә аңлашыла.
Президент чыгышы «Ватаным Татарстан» аналитикасы белән аваздаш. Без дә кара алтын табышы булачак, ләкин безне коткаруы икеле дигән мәгънәне берничә атна элек бирдек. Нефть экспорты белән проблемалар да бар әле монда. Аннан соң Россия вице-премьеры Новак әфәнде кара алтын чыгаруны арттырып булмаячагын әйтте, моның өчен, бердән, вакыт, икенчедән, акча кирәк. Соңгысы аеруча кытлыкта. Съезд кулуарларында РСПП җитәкчесе Шохин да Путинның Финанс министрлыгына һәм компанияләргә нефть долларларыннан явачак «алтын яңгыр»га исәп тотмаска кушуын әйтте.
«Ватаным Татарстан» хәбәрчесе кулында Финанс министрлыгының казначылык хисапларында акча җитешми дигән хәбәр бар. Ул – ярымрәсми хәбәр генә, хөкүмәт әһелләре афишаламый торган хәбәр. 25 мартка хисапта 3,935 триллион сум гына акча калган. Бу үткән елның шул чоры белән чагыштырганда 1,6 триллион сумга кимрәк. Бюджет түләүләре кичектерелә башларга ихтимал дигәнне аңлата. Әмма Путин съездда, хөкүмәт үз йөкләмәләрен үтәячәк, дип ышандырды. Бераз кичектереп үтәр, бәлки.
Сораштыру нәтиҗәләре халыкның 50 проценттан артыграгы быел үзен эштән азат итүләрен көтүен күрсәтә. Аларның барысы да эшсез калмас, ихтимал, әмма эшсезлек сизелерлек артыр. Федераль матбугат: «Министры пересматривают прогнозы в худшую сторону» дигән баш астында язмалар бирә. Көтелгәннән начаррак булачак ягъни. Үзәктәге журналистлар «Ватаным Татарстан» берничә ай элек язганны бүген кабатлыйлар: сәнәгать җитештерүенең түбәнәюе, кредитларның кыйммәтлеге үсешкә юл калдырмый, дип сагышланалар.
рта һәм кече бизнес үзен аеруча начар хис итә. Эшмәкәрләрнең бары тик 23,7 проценты гына эшчәнлекне дәвам итәргә ышаныч белдерә. Калганнар я ябылачак, я күләгәгә китәр, мөгаен.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез