«Алтын юбилеең белән!» Колорадо коңгызының безнең илдә яши башлавына 50 ел

Быел илебез халкы, бигрәк тә саланыкылар тагын бер зур юбилейны билгеләп үтә икән. Дөрес, ул хакта нигәдер онытып җибәргәннәр, ахры. Әлегә кадәр рәсми белдерүләр булмаганга әйтәм. Ел әле тәмамланмаган, дисәк кенә. Хәер, шушы көннәрдә мине һәм элекке группадашларны шул бәйрәм белән котладылар инде. Баксаң, колорадо коңгызының безнең илдә, төгәлрәге, безнең җирләрдә хуҗа булып яши башлавына илле ел булган икән.

– Кызык име, кызлар... Илле ел эчендә тормыш никадәр үзгәрде, яңа технологияләр, роботлар... Шул бармак башы кадәр кортка агу таба алмыйлар. Нобель премиясе бирерлек әлеге агуны тапкан кешегә, – дип язды бер төркемдәшебез.

– Тавык та ашамый бит ул «матуркай»ларны, – дип өстәде икенчебез.

– Әйтәм бик якын алар безгә, туганлашып беткәнбез икән бит инде илле буе, – дип, мин дә кушылдым.

Дөресе шулай. Хәзер инде ул кортларны ниндидер зур афәт итеп санамыйбыз бит. Илле ел эчендә булган күп нәрсә онытылса да, әнинең әлеге коңгызлар турында ишетеп кайткач, ничек кайгырып сөйләгәне бүгенгедәй истә. Шулай булмыйча, ул чакта авыл кешесенең карап торган бар өмете бәрәңге иде бит. Бәрәңгесез калсак, дип курыкты алар һәм ул аңлашыла да. Әле дә еш искә алабыз: өйдәге ике ясты (өй асты, бәрәңге базы – бездә ясты диләр) тулы бәрәңге була, кыш буе плитәдә егерме литрлы зур чуенда малларга бәрәңге пешерәләр иде. Онны янга калдырырга зур ярдәм булган инде ул. Ә мал оны ул чакта иркен түгел. «Без аны борыч сипкән кебек кенә сибә идек», – дип искә ала өлкәннәр. Менә шуңа күрә дә «безнең басуда да шул бөҗәккә охшаган корт тапканнар» дигән хәбәр һәр авылга үләт кебек тәэсир итте дә инде. Беренче елларда бөтен мәктәп укучысын, «актив»ны, бригада эшчеләрен бәрәңге басуларына әлеге бөҗәкләрне җыярга чыгардылар. Санына карап, акча да түләделәр әле (аны кемнәр санагандыр, бәлки саны күп булмагандыр). Кортларны керосинга салып, яндыралар иде. Тик болар бар да вакытлы чара гына булды. Икенче язга кортлар, берни булмагандай, «без монда, без исән» дип, сөенеп каршы алалар иде.

Адәм баласының холкы шундый: ул күп әйбергә башта гына аһ-ваһ килә, аннан, акрынлап, һәрнәрсәгә күнегә. Без дә бу кортларның алай ук куркыныч булмавына ышандык инде (сүз чынлыгына әйтергә кирәк: үзем аларга тәки ияләшеп җитә алмадым, бала чакта ничек чиркансам, әле дә алар миңа шундый ук котсыз, чиркангыч булып күренә). Кайчан һәм нинди үсентеләргә йомырка саласын да беләбез, «күренә башладылармы» дип, чама белән вакытын белеп, караштырабыз да җәй буена кем ике, кем өч тапкыр (кайсы елны күбрәк тә) «ашатабыз»... Бәрәңгене аз мәйданда утыртучылар, җиләк җыйган кебек, чүпләп кенә дә тора... Нинди генә чарасын күрсәң дә, аларның мәңгелек икәненә дә ышандык инде. Көздән бакчаларны җир туңдырыр алдыннан тирән итеп сукалатып та карадык – алар бездән өлгеррәк булды, тирәнгәрәк төшеп, сакланып калдылар. Агу-химикатлар сиптереп утыртучылар баштарак файдасы бар дигән булды да... Алдагы елда күршеләребез нәкъ шулай утырттык дип алданып (юкса беренче ел гына алай эшләүләре түгел иде), читтәге бакчаларына озаграк бармый торганнар иде, ярты бакчаның сабагы гына утырып калган, дигәннәр иде. Дөрес, тирә-күршеләрең белән бер тирәдә агулап, чүпләп, карап торсаң, кортлар сизелерлек кими. Әмма бер елны, берәр күршең хилафлык китереп, кортларга исе китмәсә... Менә монда, чыннан да, кот очарлык хәлләр башлана. Бер елны мондыен да күрдек. Алар теге күршеңнең бакчасын сабагына кадәр ашап бетереп, дәррәү синең бакчага күчә, юлындагы бөтен нәрсәне кырып-себереп, ашап бара, үзләре берәм-берәм коңгызга әйләнә икән... Вакытында көрәшеп барганга гына алар инде куркыныч булып тоелмый, чынбарлыкта, дөрестән дә, үләткә әйләнә алалар икән. Ул елны әле икенче бер күршеләребезнең бөтен сарай стеналарын да сарып алганнар иде. Бакчаларын да. Безнең бакчаның да бер өлешен. Ярый әле вакытында күреп калдык...

Илле ел аз гомер түгел. Без, авылныкылар, җәебезне инде ул кортлардан башка күз алдына да китерә алмыйбыз кебек. Күпме юмор-мәзәк сәбәпчесе булды алар. Агу-химикатлар җитештерүчеләргә дә файдасы-табышы күп булгандыр. Әле кемнәрдер, бәлки яңа препаратлар уйлап табып, патент та алгандыр... Сатуда ел саен яңа исемдәгеләре барлыкка килгәнгә әйтүем. Гомумән алганда, ул бөҗәкләргә дә, агулы бәрәңгеләргә дә ияләштек кебек инде. Алар да төрле һава шартларына да, агуларга да бик бирешми. Чыдам халык. Сала кешесенең үзе кебек үк...

Алтын юбилеең белән, җирдәш!

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре