Андрей Кондратьев: «Татарстан актив тавыш бирә, бу юлы да шулай булыр дип өметләнәм»

Татарстан, кагыйдә буларак, сайлаулар вакытында активлык күрсәтә, дип билгеләп үтте «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында уза торган «Мин яратам сине, Татарстан!» телемарафонында Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.

«Мин әле яңа гына сайлау участокларыннан килдем. Нәкъ 7.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы гимны астында барлык сайлау участоклары ачылды.

Бу юлы бездә Татарстан Республикасы вәкиллеге базасында Мәскәүдә бер сайлау участогы да эшли. Минем шуны әйтәсем килә, без махсус хәрби операция зонасындагы хәрбиләребезгә дә аерым игътибар бирәбез. Без биш участок ачтык: аларның икесе — Донецк Халык Республикасында, икесе — Луганск Халык Республикасында һәм берсе — Херсон өлкәсендә. Анда вакытыннан алда тавыш бирү уздырылды, ул инде төгәлләнде һәм бераз соңрак без нәтиҗәләрне әйтәчәкбез», – дип сөйләде Андрей Кондратьев.

Аның сүзләренчә, гадәттәгечә Татарстан халкы сайлауларда актив катнаша һәм мондый тенденция бу юлы да сакланыр, дип ышаныч белдерде. Сайлаучыларның килүе турында «ТНВ» телеканалы эфирында хәбәр ителәчәк.

Моннан тыш, Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе билгеләп үткәнчә, барлык участокларда да җәмәгать күзәтүчеләре эшли һәм видеокүзәтү системалары урнаштырылган. Сайлау участокларында 94 массакүләм мәгълүмат чарасы вәкилләре эшләячәк.

Бүген, 14 сентябрьдә, Татарстанда Бердәм тавыш бирү көне уза. Республика халкы Татарстан Рәисен сайлый. Шулай ук 18 нче Мәләкәс округы буенча Дәүләт Советы депутатын һәм 7,5 меңнән артык муниципаль депутатны сайлаулар узачак.

Татарстан Рәисе вазыйфасына дүрт кандидат дәгъва кыла: Рөстәм Миңнеханов («Бердәм Россия»), Хафиз Миргалимов (КПРФ), Виталий Смирнов («Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар аартиясе») һәм Руслан Йосыпов (ЛДПР).

Муниципаль сайлауларда рекордлы санда катнашучылар теркәлгән: аларның саны 11,4 меңнән артык. Алар арасында – «Бердәм Россия» (5,5 меңгә якын), «Яңа кешеләр» (1,5 мең), ЛДПР (510), КПРФ (465), «Гадел Россия» (353), «Россия коммунистлары», Россия пенсионерлары партиясе, «Зеленых», «Яблоко» һәм «Татарстан-Яңа гасыр» хәрәкәте (160) вәкилләре бар. 2,6 меңнән артык кеше үз-үзен тәкъдим итүчеләр буларак катнаша.

Татарстанда тавыш бирү өчен 2752 участок ачылган. Участоклар 7:00 дән 20:00 гә кадәр эшләячәк.

«ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» телеканалларында 14 сәгатьлек «Мин яратам сине, Татарстан!» телемарафоны бара, ул 22:00 дә тәмамланачак. Эфирда сайлау участокларыннан репортажлар күрсәтелә. Студиядә экспертлар, сәясәтчеләр һәм артистлар чыгыш ясый. «Татарстан Алга» фотоконкурсына йомгак ясала – эфирда 2 Sollers ST8 автомобиле һәм 11 iPhone 16 смартфоны уйнатылачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Голосование Миңнеханов рәис минниханов Раис сайлау2025 выборы2025 выборы единый день Рөстәм Миңнеханов сайлау

Көн хәбәре