Андрей Кондратьев: «Татарстан тавыш бирә»

Республикада барлык сайлау участоклары да үз эшен гадәти режимда башлады. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев Бердәм тавыш бирү көненең матбугат үзәгендә журналистлар белән очрашуда хәбәр итте.

«Нәкъ 7.00 сәгатьтә Татарстандагы барлык сайлау участоклары да эшли башлады. Алар Россия һәм Татарстан гимннары белән тантаналы төстә ачылды. Кәефләр яхшы, һава торышы искиткеч, Татарстан тавыш бирә», - диде Кондратьев.

Билгеле булганча, бүген, Бердәм тавыш бирү көнендә республика халкы Татарстан Рәисен сайлый. Шулай ук Татарстанда 18 нче Мәләкәс округы буенча Дәүләт Советы депутатын һәм 7,5 меңнән артык муниципаль депутатны сайлау узачак.

Андрей Кондратьев сүзләренә караганда, республикадагы сайлау участокларының барысында да видеоконтроль эшли. «Моннан тыш, без барлык сайлау участокларын телефон элемтәсе белән тәэмин иттек», - диде ул.

Исегезгә төшерәбез, бүген, 14 сентябрьдә Татарстан Рәисен сайлау уза. ТР Үзәк сайлау комиссиясе бу постка дүрт кандидатны теркәде: ЛДПРдан Руслан Йосыпов, КПРФтан Хафиз Миргалимов, “Социаль гаделлек өчен Россия пенсионерлар партиясе”ннән Виталий Смирнов һәм “Бердәм Россия”дән Рөстәм Миңнеханов. Шулай ук Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлаулар узачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Голосование Миңнеханов рәис минниханов Раис сайлау2025 выборы2025 выборы единый день Рөстәм Миңнеханов сайлау

Көн хәбәре