Хәле, дөрестән дә, шәптән түгел: бер ягы тулысынча эшләми, сөйләшә, ашый алмый... Хастаханәдә ятып кайтканнан соң да әле шактый вакыт көпшәдән генә ашаттылар. Кызлары Рәсимә, Гүзәл, килене Алсу, оныгы Чулпан көн-төн, берсен берсе алыштыра-алыштыра тәрбияләделәр. Район үзәк хастаханәсендә эшләүче Рәсимәсе, иртә-кич күрше авылдан килеп, система-уколлар белән дәва бирсә, калганнар булдыра алганча массажлар ясап, җылы карашлары, йомшак сүзләре белән дә терәк була. Азлап булса да, уртак тырышлыклары нәтиҗәсез калмый, алга китеш сизелә. Төп йортта яшәүче оныкчыгы Айлин да әбисе янында бөтерелә.
– Әнинең логопеды булды Айлин, – ди улы Марат. – Бакчадан кайтуга, әбисе янына килеп утыра, аны сөйләшергә өйрәтә, сүзләрне кабатлата. Файдасы булды бит, әнинең сүзләрен үзебез генә түгел, чит кешеләр дә аңлый башлаган иде...
Тик, инде тереләм, дип бөтенесен ышандырып бетергәч кенә, Тәгъзимә апа көзге бер кичтә тыныч кына китеп тә барды. Бөтен якыннары бергә җыйналган шатлыклы кичтә.
...Ничә еллар аяклары белән тилмергән улы Марат Казанда умырткалыгына катлаулы операция ясаткан иде. «Күңел сизде бит, табибтан сорап кайттык», – ди аны саклап яткан Алсу. Алар кайткач, бөтен туганнары хәл белергә җыелган була.
– Әни, мин кайттым дип, иң беренче аның янына алып барырга куштым, – ди Марат. – Сөенде. Әмма миннән дә бигрәк Алсуны күреп сөенде ул, кулларыннан, битләреннән сыйпап яратты... Аптырамадык, әнигә Алсу гына кирәк иде шул...
Берничә көннән бергә тора башлаганнарына кырык ел була иде...
Мәктәп тәмамлагач та килен булып төште бу гаиләгә Алсу. Тәгъзимә апа белән әниле-кызлы яшәделәр. Тавышланып, бер-берсеннән зарланып, урамга сүз чыгармадылар. Тәгъзимә апа заманында аны сабыр гына эшкә өйрәтсә, Алсу үзе дә гомер буе бик ипле, сабыр һәм тырыш булды. Төп нигезгә килгән һәркемне ачык йөз белән каршы алып, кунак итте, туганлык җепләрен өзмәде. Аның авыл кибетендә сатучы булып эшләгән чакларын да сагынып искә алабыз. Нәрсә кирәк булса да, шул арада заказ бирә, кайтарта иде, дибез. Ул елларда йөрәгенә катлаулы операция ясатып, аннан соң билләре-аяклары белән проблемалар башлангач, «Алсу эштән туктаса, кибетсез калабыз», – дип курыккан идек, шулай булды да. Шөкер, дәваларының шифасы тигән, тик кибетебез генә юк инде. Ачылмас та. Хәер, сүзем ул хакта түгел иде бит, әниле-кызлы кебек яшәгән килен-каенана мөнәсәбәтләренә сокланып та, үрнәк итеп тә язасым килгән иде. Шөкер, Рәсимә белән Гүзәл дә көнләшмәде алар арасындагы бу җылылыктан (тормышта башка төрле мисаллары да очрый, кызганычка). Киресенчә, Алсуга рәхмәтле булуларын гел әйтә килделәр.
Тәгъзимә апа вафат булган көннәрдә аларның Алсу белән ике арадагы җылы мөнәсәбәтләренә бәйле сүзләр, истәлекләр күп барланды. Һәм аларга моннан берничә ел элек, унбиш көн эчендә ике инсульт кичереп китеп барган тагын бер авылдашыбыз – күрше әбибез Маһиназ апаның төп йорттагы килене Фәйрүзәгә булган мөнәсәбәте турындагы истәлекләр дә өстәлде.
Беренче инсульт булгач, аны да Арчага – махсус бүлеккә дәваланырга салганнар иде. Кызы, киленнәре чиратлап сакласа да, үзе белән бергә яши торган килене Фәйрүзәгә ул чакта күбрәк туры килде.
– Аңа без түгел, Фәйрүзә генә кирәк булды, – дип көлгән иде ул чакта Маһиназ әбиебезнең кызы Асия дә. – Үзе: «Һай, бу бала алҗып бетә инде», – ди дә тагын Фәйрүзәне сорый. Нишләтәсе булса да, Фәйрүзә кирәк, аны көтә. Күтәрәсе-төшерәсе булганда, «Без генә тотсак ярамыймыни соң?» – дигәч, «Аның кулы йомшаграк», – ди иде...
Юкса Фәйрүзә дә, нәкъ Асия кебек, дистә еллар фермада эшли. Өйдә дә икешәр-өчәр сыер, абзар тутырып мал асрап көн күргән авыл хатыннарының кулы бер чама була лабаса. Өстәвенә гадәттә әниләр өчен кызлар якынрак була, авырып-сырхап киткәндә дә аларга күбрәк ышаналар, аларга таяналар... Әниле-кызлы кебек яшәгән төп йорт киленнәре искәрмә, димәк. Тәгъзимә апа белән Алсу, Маһиназ апа белән Фәйрүзә мисаллары шул хакта сөйли.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез