Татарстанда 4 миллионнан артык кеше яши, шуларның яртысыннан артыгы – хатын-кызлар. Төгәлрәк әйтсәк – 53,3 проценты. Һәр дүрт гүзәл затның берсе авыл җирендә гомер итә. Аларга нинди ярдәм чаралары күрсәтелә?
Ана капиталы
Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин сөйләвенчә, 2007 елдан алып бүгенгә кадәр республикада 432 мең кеше ана капиталын алган. Акчаны 323 мең гаилә торак шартларын яхшыртуга, 50 мең гаилә балаларын укытуга тоткан.
Быелдан ана капиталының күләме беренче бала өчен 690 мең 266 сум 95 тиен булды. Бу акчаны алганнан соң икенче бала туса, өстәмә түләү 221 мең 895 мең 14 тиенне тәшкил итә.
Бердәм пособие
Республикада әлеге акчаны 190 мең баланың әти-әнисе ала. Бердәм пособие гаиләнең уртача кереме төбәктәге яшәү минимумыннан түбән булган гаиләләргә бирелә. 2025 елдан бу пособие балага – 14 мең 621 сум, йөкле хатын-кызларга 16 мең 430 сумга җитте.
– Быелдан башлап, әгәр гаиләдә зурракларына бердәм пособие түләнгән булса, яңа туган балага ул автомат рәвештә рәсмиләштерелә, – ди Эдуард Вафин.
Пенсия
Күп бала тәрбияләүче әниләр билгеләнгән яшьтән алдарак пенсиягә чыга ала. Өч бала тудырган яки уллыкка алган һәм тәрбияләгән әниләр – 57, дүрт балалылар – 56, биш һәм аннан да күбрәк сабый үстерүчеләр 50 яшьтә лаеклы ялга китәргә хокуклы.
Күпбалалылар
Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова әйтүенчә, cоңгы 10 ел эчендә Татарстанда күпбалалы гаиләләр саны 2 тапкыр арткан. Бүген аларның саны 57 959 га җиткән. Күпбалалы гаиләләргә социаль ярдәм чаралары олы бала 18 яшькә җиткәнче яисә көндезге формада укыган очракта 23 яшькә җиткәнче бирелә.
Ишле гаиләләргә 6 яшькәчә балага дару сатып алган өчен ай саен 171 сум күләмендә субсидия каралган. Шулай ук ТКХ өчен 30 процент күләмендә ташлама алу хокукы бар. Бу гаиләләрдәге укучы балаларга юл йөрү өчен ай саен 384 сум күләмендә субсидия бирелә.
Авылда яшәүчеләргә
Авылда яшәп, бәби тапкан хатын-кызларның саны җиде ел эчендә 14 мең 363 кә җиткән. 2025 елда 250 хатын-кыз әлеге ярдәмне алган инде. Ул «Гаиләгә ярдәм» төбәк проекты кысасында тормышка ашырыла. Министр әйтүенчә, әлеге бер тапкыр түләнелә торган ярдәм демографияне күтәрергә ярдәм итә.
Исегезгә төшерәбез: беренче баласын 25 яшькә кадәр тапкан хатын-кызларга – 50 мең сум, өченче һәм аннан соңгы һәр баласын 29 яшькә кадәр тудырган хатын-кызларга 100 мең сум акча бирелә. Алу шарты гади: синең авылда теркәлүең һәм яшең туры килү кирәк. Акчаны биргәндә милегең дә, керемең дә исәпләнми.
Аз керемле гаиләләр
Аз керемле гаиләләрдәге 3 яшькә кадәрге балаларга дару сатып алу өчен елга 10 мең сум күләмендә акча түләү каралган. Шулай ук бу гаиләләргә, бала тугач, кирәк-яраклар комплекты бирү дә оештырыла. Әлеге гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар бакчага йөргәндә түләү 100 процент компенсацияләнә. Тагын бер ярдәм бөтен кешегә кагыла. Моның өчен керемнәрне исәпкә алмыйлар. Бакчага беренче баласын йөрткән әти-әни түләүнең – 20, икенче балага – 50, өченчесенә 70 процент акчасын кире кайтара ала.
Инвалид бала үстерүчеләр
Татарстан бюджеты хисабына даими чит кеше каравына мохтаҗ булган 18 яшькә кадәрге инвалид балаларга, бер кешегә исәпләнгән яшәү минимумы күләме белән гаиләнең җан башына уртача кереме арасындагы аермага тигез булган өстәмә айлык акчалата түләү каралган. Мондый акча ата-ананың берсе яисә икесе дә инвалид булган очракта, шулай ук берәр баласы инвалид булган 18 яшькә кадәрге биш һәм аннан күбрәк баласы булган гаилә әгъзаларына да бирелә. Быелдан фенилкетонуриядән интегүче инвалид балаларга да айлык акчалата түләү каралган.
Медальләр
Татарстанда 2000 елда «Ана даны – Материнская слава» медале булдырылды. Ул биш һәм аннан да күбрәк бала тапкан һәм аларны лаеклы итеп тәрбияләгән аналарга бирелә. 2000 елдан бирле әлеге медаль белән 1,5 мең хатын-кыз бүләкләнгән. 2022 елда исә җиде һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче яки тәрбияләгән гаиләләр өчен «Ата-ана батырлыгы» медале булдырылды. 2022 елдан бирле бүләкне 13 гаилә алган.
Укыту
2024 елда «Демография» илкүләм проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итү» федераль проекты кысасында 4385 хатын-кыз белем алган. Аларның 807 се – декретта утыручылар, 353 е – беркайда да эшләмәгән, 7 яшькә кадәрге бала үстерүче ханымнар. 2025 елда да «Кадрлар» илкүләм проектының «Мәшгульлеккә ярдәм итүнең актив чаралары» федераль проекты кысасында дәвам итәчәк.
Исегезгә төшереп үтәбез: Татарстанда “Гаилә” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез