Ачинскта 27 июньнән бирле эзләнгән биш яшьлек кызның мәетен тапканнар. Бу хакта Красноярск крае һәм Хакасия буенча Тикшерү комитетының Баш тикшерү идарәсе хәбәр итте.
Бала шәһәрдәге тимер юл өемендә табылган. Вакыйга урынында тикшерүчеләр һәм криминалистлар эшли. Үлемнең төгәл сәбәбен ачыклау өчен суд-медицина экспертизасы билгеләнгән.
Тикшерү мәгълүматларына караганда, әнисе белән кызы бер атна чамасы элек Ачинскидагы фатирларыннан чыгып киткән һәм кире әйләнеп кайтмаган. Аларның югалуы турында хатын-кызның ире хәбәр иткән.
Күзәтү камералары язмалары буенча, алар башта Ачинскида, аннары Красноярскида күренгән. Әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.
Хәзерге вакытта кызның әнисен эзләү дәвам итә. Аның кайда булуы әлегә билгесез.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез