"Аннан башка икътисадның киләчәге юк": Казанда Халыкара энергетика форумы башланды

Казанда “ЭНЕРГОПРОМ-2025” Татарстан халыкара энергетика форумы башланды. Ул өч көн дәвам итәчәк. Форумның эшлекле программасында утызга якын чара бар.

Рәхим итегез!

Ачылыш тантанасында Россия Энергетика министры Сергей Цивилев һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Республика Рәисе форумда катнашырга дип, Татарстанга килүчеләргә рәхмәт белдерде.

“Энергетика форумын бергә үткәрүебез өчен рәхмәт. Энергетикадан башка теләсә кайсы икътисадның киләчәге юк”, – диде Рөстәм Миңнеханов. Аның әйтүенчә, әлеге мәйдан галимнәрне, экспертларны, энергетика компанияләре җитәкчеләрен һәм чит илдәге партнерларны уртак сөйләшүләр өчен җыярга мөмкинлек бирде.

Татарстан Рәисе әлеге чара Бөек Җиңүнең 80 еллыгында узуын да аерым билгеләп үтте. “Бүген без ветераннарыбызга ул елларда энергетика җиңәргә ярдәм иткәне өчен рәхмәт әйтергә тиеш”, – диде Рөстәм Миңнеханов. Ул форумда катнашучыларга уңышлар да теләде.

“Электр энергиясенә ихтыяҗ арту, электр энергиясен күбрәк куллана башлау – без якын арада хәл итәргә тиешле төп мәсьәләләрдер, мөгаен”, – диде Сергей Цивилев форум кунакларын сәламләгәндә.

Аның сүзләренә караганда, бу эш әлеге тармакта мәшгуль булучыларның тырышлыгын берләштерүне таләп итә. Сергей Цивилев энергетика буенча мондый форумнар даими үткәреләчәген дә искәртте. Шул ук вакытта, Казан форумы ил күләмендә әйдәп баручыларның берсе булачагын белдерде.

Әһәмиятле форум

Форумда катнашучыларга сәламләү сүзләрен Россия Премьер-министры Михаил Мишустин һәм Россия дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин да җибәрде.

“Бу – технологик компанияләр һәм фән вәкилләре, экспертлар конструктив әңгәмәләр алып бара, тәҗрибә, кызыклы идеяләр һәм иң яхшы эш үрнәкләре белән алмаша торган мәйдан. Бүгенге кебек тиңе булмаган санкцияләр шартларында мондый очрашулар тагын да зуррак әһәмияткә ия”, — диелә Михаил Мишустинның мөрәҗәгатендә. Аның әйтүенчә, ягулык-энергетика комплексы ил икътисадының мөһим өлеше булып тора, шул исәптән сәнәгать мөмкинлекләрен үстерүдә дә.

“Бүген тармак алдында миллионлаган гражданнарыбызның иминлегенә һәм технологик суверенитетка ирешүгә бәйле булган стратегик бурычлар тора. Иң беренче чиратта бу илебезнең энергетик куркынычсызлыгын тәэмин итүгә, энергетика ресурсларының эчке базарын үстерүгә, экспорт мөмкинлекләрен тормышка ашыруга кагыла», — диелә сәламләүдә.

Вячеслав Володин фикеренчә, форумда катнашучыларның тәкъдимнәре үзара файдалы хезмәттәшлекне киңәйтүгә һәм тармакның актуаль проблемаларын хәл итүгә хезмәт итәргә тиеш. “Сезне һөнәри җәмәгатьчелекне, дәүләт хакимияте органнары вәкилләрен, экспертларны, шулай ук дустанә мөнәсәбәттәге илләр делегацияләрен берләштергән форумда сәламлим. Сезнең алда энергетика иминлеген тәэмин итү, инновацион технологияләр булдыру һәм гамәлгә кертү, инфраструктура проектларын гамәлгә ашыруга бәйле мәсьәләләр буенча фикер алышу бурычы тора, – диелә мөрәҗәгатьтә. – Россиядә энергетика ресурсларыннан файдалану мөмкинлекләре артырга һәм кешеләрнең тормыш сыйфаты яхшырырга тиеш”.

Энергетика күәргәзмәсе

“ЭНЕРГОПРОМ-2025” халыкара форумы кысасында “KazanEnergyExpo” махсуслаштырылган энергетика күргәзмәсе ачылды. Күргәзмәдә үз продукциясен, шулай ук, энергетика өлкәсендәге технологик һәм цифрлы яңалыкларны илнең 19 төбәгеннән һәм чит илләрдән килгән 91 компания тәкъдим итә.

Арада иң зурысы – “Икеләтә җиңүчеләр” стенды. Ул энергетика тармагының Бөек Җиңүгә керткән өлешенә багышланган. “Икеләтә җиңүчеләр, чөнки сез сугышта җиңдегез һәм куәтле дәүләт төзедегез”, – диде Сергей Цивилев күргәзмәне караганда.

Рөстәм Миңнеханов оештыручыларга рәхмәт тә әйтте. Ул барлык кунакларны күргәзмә белән танышып чыгарга чакырды. “Бөек Ватан сугышыннан соң энергетика тармагының үсешенә бәйле бик яхшы күргәзмә оештырганнар. Авыр вакытта илебез шуның ярдәмендә аякка баскан. Һәм СССРның энергетика системасы ярдәмендә Россия бүгенге кыяфәтен алды”, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Бәйрәмгә – бүләк

Биредә үк Рөстәм Миңнеханов һәм Сергей Цивилев Бөек Ватан сугышы ветераннарын котлады. Халыкара форумы кысасында, Татарстан ветераннарына Россия Энергетика министрлыгы һәм Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы бүләкләрен тапшырдылар. Бүләкләр тапшыруга күчкәнче, Сергей Цивилев һәм Рөстәм Миңнеханов шәхсән һәр ветеран белән күрештеләр.

“Без ветераннарыбызны олылыйбыз һәм бу ил күләмендә дә, чит илләрдә дә шулай. Без сезнең белән горурланабыз”, – диде Сергей Цивилев.

Аның сүзләренә караганда, бөтен дөнья күләмендә электр энергиясенә ихтыяҗ арту сәбәпле, илдә энергетика комплексын яңадан үзгәртеп кору бурычы тора. “Без сездән үрнәк алабыз. Сезнең тәҗрибәгез алда торган бурычларга ирешергә ярдәм итә”, – диде министр.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, Россиянең хәзерге кыяфәтендә Бөек Ватан сугышының һәр ветеранының өлеше бар. “Сез безнең өчен уңай үрнәк”, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Казан вертолет заводы ветераны, Ленинград блокадасында яшәгән Фәүзия Мөхәммәтшина әйтүенчә, бу бүләк аның өчен генә түгел, ә бөтен гаиләсе өчен дә бик кыйммәтле. “Безнең өчен Бөек Ватан сугышында җиңү бик зур вакыйга булды. Бу – тыныч яшәү мөмкинлеге иде”, – диде ветеран.

Эшлекле көн

Форум кысасында “Татэнерго” компаниясе һәм Урал турбина заводы хезмәттәшлек турында килешү имзалады. Килешүнең төп максаты – “Татэнерго”га караган Зәй ГРЭСы базасында пар-газ установкасы төзү буенча зур проектны тормышка ашыру өчен технологик һәм икътисадый нигез барлыкка китерү. Станцияне яңарту электр энергиясенә ихтыяҗ арту белән бәйле. Шул ук вакытта, бу Татарстан гына түгел, ил энергетика системасы өчен дә кирәк.

Сергей Цивилев Рөстәм Миңнехановны “ЭНЕРГОПРОМ” халыкара форумы кысасында “Тәэмин итүчеләр көне” үткәрү тәкъдиме өчен мактады.

“Әлеге форумда “Тәэмин итүчеләр көне” узачагын белгәч, куандым. Башта бик үк аңлап та бетермәдем, без заказ бирүчеләр бит, нәрсә җитештерергә кирәк икәнен үзебез әйтәбез. Миңа исә: “Юк, тәэмин итүчеләргә хөрмәт белән карарга кирәк. Әйе, без заказ бирәбез, башкалар җитештерә бит. Тәэмин итүчеләр биредә заказ бирүчеләр белән очраша һәм эшне җайлауга бәйле сөйләшүләр алып бара”, – диделәр. Бик яхшы башлангыч, Рөстәм Нургалиевич, миңа бик тә ошады, шәп”, – диде Сергей Цивилев.

“ЭНЕРГОПРОМ-2025” халыкара форумында катнашучылар кан басымын да үлчәп карый алды. Тикшерүдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашкан. Бу хактагы видеоязманы Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова урнаштырды.

“ЭНЕРГОПРОМ” энергетика форумынының энергиясе чиктән ташый. Катнашучыларның кан басымын үлчиләр”, – дип язып куйган Лилия Галимова.

Гомумфедераль әһәмияттә

“Сезне сөендерә һәм сезнең белән бергә үзем дә сөенә алам: әлеге форум гомумфедераль әһәмияткә ия булачак дип килештек. Уртак оештыру комитеты төзеләчәк. Аны безнең министр җитәкләячәк, без ярдәм итәчәкбез. Һәм әлбәттә, бүгенге көндә Россия өчен мондый мәйдан бик кирәк дип саныйм”, – диде Рөстәм Миңнеханов форумның пленар утырышында.

Сергей Цивилев әйтүенчә, тармак алдында илнең яңа энергетика системасын төзү бурычы тора. “Бүген электр энергиясенә ихтыяҗ артуын исәпкә алып, бердәм энергетика системасының мөмкинлекләре тәмамлана. Безнең алда илнең яңа энергетика системасын төзү бурычы тора. Аны киләчәк буыннарга тапшырачакбыз. Киләчәктә аерым бер предприятиеләрнең мөмкинлекләре дә, халыкның тормыш дәрәҗәсе дә нәкъ менә бу системага, безнең эш нәтиҗәсенә бәйле булачак. Моны үзебез өчен эшләмибез. Моны балаларыбыз һәм оныкларыбыз өчен эшлибез”, – диде ул.

Министр сугыш елларыннан соң СССРның Бердәм энергетика системасын төзүчеләр турында күп сөйләде. “Без хәзер дә алар тудырган мөмкинлекләрдән файдаланабыз”, – диде министр. Аның әйтүенчә, алдагы буыннар кебек җаваплылыкны үз өстебезгә алырга кирәк булачак.

Сергей Цивилев хәбәр иткәнчә, Энергетика министрлыгы электр энергиясе үсешенең 2042 елга кадәр генераль схемасын төзегән. “Программа алты еллык чорларга бүленгән”, – диде ул. Эш дәвам итә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханов минниханов

Көн хәбәре