Әнвәр Нургалиевның ашыгыч ярдәм белән алып киткәннәр. Бу хакта ул үзенең социаль челтәрләрендә хәбәр итте.
«Дуслар, мин китеп барам әле бер җиргә. Тик борчылып тормагыз, барысы да яхшы. Мине хастаханәгә салалар, дөресен генә әйткәндә, әлегә үзем дә шокта. Мәгълүмат белән соңрак бүлешермен. Әле дустым шалтырата. «Нигә син шундый шат?» – ди. «Хастаханәгә дә елмаеп барырга кирәк», – мин әйтәм», – дип язды ул, ашыгыч ярдәм машинасыннан сторислар куеп.
«Интертат» Әнвәр Нургалиевның хәлен белеште. «Барысы да әйбәт. Гел көтмәгәндә, ашыгыч рәвештә алып киттеләр. Йөрәк белән аз гына проблема булды. Хәзер тикшеренүләр үтәм. Бер атна тирәсе хастаханәдә булырга туры киләчәк. Концертларны декабрь башына күчерәбез», – диде ул безгә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез