Аның дәресе яхшы: иң оста ана теле укытучыларын сайладылар

Илнең иң яхшы туган тел укытучысы Светлана Раданжапова Бурятиядә башлангыч сыйныфларны укыта. Иң яхшы туган тел тәрбиячесе Алия Ишдәүләтова Уфаның 18 нче бакчасында тәрбия бирә. Башкалада узган III туган тел һәм әдәбият укытучылары бөтенроссия бәйгесе җиңүчеләре бу. Безнекеләр дә калышмады: Татарстан данын яклаган Казанның 19 нчы гимназиясе татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ләйлә Гарифҗанова икенче урын алса, 346 нчы бакчасы тәрбиячесе Эльвира Солтанова Россиянең иң яхшы тәрбиячеләре бишлегенә керде.

Бәйгедә илнең 79 төбәгеннән ана теле укытучылары һөнәри осталыкларын күрсәтте. Җиңүчеләрне котларга Россия мәгърифәт министры Сергей Кравцов та килгән иде.

– Сез – туган тел укытучылары гына түгел, халкыгызның рухи хәзинәләрен саклаучылар, мәдәни байлыгын җиткерүчеләр дә, – диде Сергей Кравцов бүләкләү тантанасында. – Бәйгедә катнашучылар саны елдан-ел арта бара. Узган ел 32 телне тәкъдим итсәләр, быел бу сан 36га җитте. Чукот, коряк, нивх, шор телләре укытучылары кушылды. Быел катнашкан тәрбиячеләр арасында ир-атлар да бар. Физик тәрбия буенча инструкторның беренче мәртәбә катнашуы әле.

Федераль министр фикеренчә, киләсе елда бәйгенең исемен киңәйтеп, иң яхшы туган тел укытучысы һәм тәрбиячесе дип үзгәртергә кирәк. Җиңүче укытучыларга – 250 мең, тәрбиячеләргә исә 200 мең сум гына бирелә. Алга таба  бүләкне тигез итмәкчеләр. «Мәгарифнең һәр баскычы – бакча, мәктәп, вуз белеме дә мөһим. Без хатабызны төзәтербез», – диде Сергей Кравцов.

Дәүләт Думасы депутаты Ирина Ивенских бәйгедә ике телле һәм күптелле укытучылар өчен дә номинацияләр өстәргә тәкъдим итте. Дәүләт Думасының милли эшләр буенча комитет җитәкчесе урынбасары Илдар Гыйльметдинов залда утыручыларның милли киемнәрдән булуына игътибар итте. «Бу безнең күптөрлелелекне, мәдәниятне күрсәтә. Эшкә дә шулай йөрергә кирәктер, бәлкем, – диде Илдар Гыйльметдинов.

Иң яхшы туган тел укытучысы Светлана Раданжапова Улан-Удэ шәһәрендәге этномәдәни юнәлештәге лицей-интернатта белем бирә.

– Сыйныфымда – 32 бала. 1 нче сыйныф укучыларының телне яхшы белгәне дә, белмәгәне дә бар. Әти-әниләр каршы түгел, гаризалар саны елдан-ел арта бара. Балалар бурят телен туган тел буларак укыйлар. Мәктәптә иртәдән кичкә кадәр бурят теле яңгырый, – диде Светлана Раданҗапова.

Беренче урын җиңел генә бирелмәгән аңа. Бәйгегә җәй буе әзерләгән. Җиңүче булуына әле дә ышанып бетә алмый. Конкурста катнашуны үз-үзеңне җиңү дип саный ул.

Алия Ишдәүләтовага 29 яшь. Иң яхшы туган тел тәрбиячесенең туган телгә мәхәббәт уятуның үз алымнары бар.

– Балалар башкортча белә. Дәрестә күбрәк башкорт халык иҗатына таянам. Урал батыр аша кызыксыну уятам, – ди Алия Ишдәүләтова. – Бәйгедә җиңүем белән бәхетлемен. Үземне илнең иң югары ноктасына кагылган кебек хис иттем. Бәйгедә укучылар, әти-әниләр белән эшли белүне дә күрсәтергә кирәк. Биремнәр һөнәри осталыкны төрле яклап ача. Татарстан мәктәпләрендә укучылар шулкадәр тәртипле, акыллы, укытучылар талантлы.

Казан педагогы Ләйлә Гарифҗанова да үз хисләре белән уртаклашты. Дәресләрен үзенчәлекле, иҗади итеп, һәр баланың күңеленә ачкыч табып үткәрергә тырыша ул. Укытучының эшендә шигырьләр язуы, спектакльләрдә уйнавы да булыша.

– Яшермим, җиңүгә өметләнгән идем, өметсез яшәп булмый. Ләкин көтмәгән идем. Республикамны тәкъдим итүем белән горурланам. Бәйгенең туган ягымда узуы – зур җаваплылык. Конкурс вакытында укытучылар дәресләремне алыштырып, хәлемне белешеп торды. Укучылар да хатлар язды. Ярдәмнәрен күңелем белән тойдым, – диде Ләйлә Гарифҗанова.

Фото: edu.gov.ru

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре