Апаста Әсгать Галимҗановны искә алдылар

Шушы көннәрдә Апас районында республиканың танылган хәйриячесе, бик күп изге эшләр башкарган Әсгать абый Галимҗановны искә алдылар.

Әлеге чара район башлыгы Айрат Җиһаншин һәм “Ватаным Татарстан” газетасы журналисты, Әсгать абый Галимҗановның изгелеген киң җәмәгатьчелеккә таныткан Габделбәр ага Ризванов инициативасы белән оештырылган. Болынбалыкчы мәдәният йортында узган кичәгә шәхеснең авылдашлары, якташлары җыелды. Искә алу кичәсендә район башлыгы Айрат Җиһаншин, “Ватаным Татарстан” газетасының баш мөхәррир урынбасары Илнар Хөснуллин, танылган журналист Габделбәр Ризванов, якташыбыз Алсу Бикбаева, Татарстанның халык артисты Илсур Сафин катнашты.

Чарада Әсгать абый турында гел матур сүзләр, җылы истәлекләр яңгырады. Казандагы "Апас" якташлык җәмгыяте исеменнән Габделбәр Ризвановка һәм Әсгать абыйның
Болынбалыкчыда яшәүче туганы Нурсия апа Хәсәновага оешма тамгасын һәм бүләк тапшырды.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре