Газетага язылу

Апрель аенда нинди үзгәрешләр көтелә?

Социаль пенсияләр арта, артык акча түләтүгә чик куела, коммуналь хезмәтләргә бәя билгеләүгә аерым игътибар бирелә. Апрельдә безне нинди үзгәрешләр көтә?

Апрель аенда нинди үзгәрешләр көтелә?
Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

* Социаль пенсияләр 6,8 процентка арта. Исегезгә төшерәбез: әлеге пенсия картлык буенча (эшләмәүчеләргә яки тиешле эш стажы туплый алмаучыларга), инвалидлык, туендыручысын югалту буенча билгеләнергә мөмкин. Дәүләт пенсиясе дә шундый ук күрсәткечкә индексацияләнә. Түләүнең бу төре, аерым алганда, Бөек Ватан сугышында катнашканнарга, очучы-сынаучылар, космонавтларга, радиациядән яки техноген һәлакәттән зыян күрүчеләргә, аларның гаиләләренә бирелә. Барлыгы 4,3 миллион чамасы кешенең акчасы артачак.

* Товарны, билгеле бер вакыт эчендә, процентсыз гына, өлешләп түләү шарты белән сатып алуга тәртип салына. Яшерен комиссияләргә, асылда зур кредитларга әйләнгән «рассрочка»га көн бетә, дигән сүз. Яңа закон бурычны түләү буенча катгый чикләү кертә: «рассрочка» күп дигәндә 6 айга биреләчәк. Ә инде 2028 елның апреленнән аның вакыты 4 айга кадәр кыскара. Сатучы түләүне озаграк вакытка билгеләргә ниятләсә, бу хезмәт автомат рәвештә куллану кредиты категориясенә күчәчәк. Россия банкы мондый сервис операторларына күз-колак булып торачак. Хәзер аларга Үзәк банкка хисап тапшыру бурычы куела. Биредә сүз эшмәкәрлек эшчәнлеге өчен түгел, бәлки үзең өчен, гаилә өчен кирәкле товарлар (хезмәтләр) сатып алу турында бара. Әмма яңа кагыйдәләр сатып алучы белән сатучы арасындагы килешүгә түгел, бәлки махсус сервисларга гына кагыла. Шул бер үк товар бәясен, кулланучының сервисны кулланыпмы-кулланмыйчамы сатып алуына бәйсез рәвештә, төрлечә билгеләү тыела.

 

* Дәүләт коммуналь хезмәтләргә бәяләр куюга контрольне көчәйтә. Монополиягә каршы федераль хезмәтнең (ФАС) вәкаләтләре киңәйтелә. Ведомство карарлары берничә тапкыр үтәлмәсә, тарифларның чик күләмен ФАС үзе үк карый алачак. Күрсәтмәләрне үтәмәгән өчен вазыйфаи затларны 3 елга кадәр җитәкче вазыйфасыннан мәхрүм итү карала.

 

* Гадиләштерелгән салым салу яки патент системасы буенча эшләүче кафе- ресторан һәм ашханәләр хуҗалары өстәмә кыйммәткә салымны (НДС) вакытлыча түләмәячәк. Ташлама 31 декабрьгә кадәр гамәлдә була. Яңалык быел гына НДС түли башлаган эшмәкәрләргә кагыла.

 

* Маркировкалы (товарның кайда җитештерелүен белү өчен сугылган уникаль код) товарны сатуның яңа тәртибе гамәлгә кертелә. Документлары дөрес түгел икән, кассада аның өчен түләп булмаячак: «Честный знак» системасы түләүгә юлны автомат рәвештә ябачак. Яңалык узган елның 1 сентябреннән әйләнешкә кертелгән хушбуй, сыра, аяк киеме, шешәле су һәм шиннар сатуга кагыла. Кайбер товарларга, әйтик, сөт ризыкларына, тәмәке һәм антисептикларга моңа охшаш кагыйдә инде күптәннән гамәлдә.

 

* Чит ил кешеләренә яңа статус алу мөмкинлеге ачыла. Алар үзләрен «Россия өчен кызыксыну тудырырлык дип тану» турында үтенеч тапшыра алачак. Мондый мөмкинлек фәнни-технологик үсеш, җитештерү, спорт, иҗат, мәдәният өлкәләрендәге казанышларга ирешкәннәргә, җәмгыятьне, икътисадны үстерүгә, илнең оборона куәтен ныгытуга өлеш кертүчеләргә, аеруча кирәкле белгечлеккә ия булучыларга бирелә. Биредә, аерым алганда, галимнәр, оста белгечләр, талантлы студентлар, спортчылар турында сүз бара. Алар, шулай ук гаиләләре, әти-әнисе, балалары бездә яшәүгә рөхсәтне Хөкүмәт билгели торган квотадан, рус телен, ил тарихы һәм законнарын белүләрен раслаудан башка гына алачак.

 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре