Аптыраш

Татарстаннан читтә шифаханәдә ял итеп ятам. Өйгә бик кайтасы да килми, күрәсең, бертөрлелек туйдырган. Кеше вакыт-вакыт һава алмаштырырга, яшәү рәвешен үзгәртеп алырга да тиештер инде ул. Әмма, ни гаҗәп, өч-дүрт көн узуга Казанны сагына башладым. Чөнки көннәр буе татарча сүз ишетелми. Монда татарлар да килгәли үзе, әмма ана телләрендә сөйләшергә кыенсыналар кебек. Бәлки аларны рус теленең дәүләт статусы алуы бераз өркетәдер, башка телдә сөйләшүне закон бозу дип кабул итәләрдер. Если так, то вы зрә, иптәшләр.

«Туган телне саклар өчен нишләргә кирәк?» – дигән сорауга, заманында Туфан ага Миңнуллин: «Туган телдә сөйләшергә кирәк», – дип җавап биргән иде. Әмма шушы гади генә хакыйкатьне истә тоту кайберәүләр өчен авыр бер эшкә әйләнә. Мин әле Туфан ага сүзләренә өстәп: «Үз җыр-көйләрегезне тыңларга да, үз җырларыгызны җырларга да кирәк», – дип тә әйтер идем. Чөнки милли горурлык хисе кеше күңеленә үз халкының милли сәнгате аша да керә.

Ял иткәндә мине бер нәрсә гаҗәпләндерде: шифаханә фойесында тәүлек буе чит ил музыкасы һәм җырлары яңгырап торды. Бер уйлаганда, күңелең рәхәтлек, матурлык хисләре белән тула икән, җыр-көйләрне «читнеке», «безнеке»гә аерып кую да кирәк түгелдер. Ә икенче яктан, Россия уртасындагы шифаханәдә көне-төне чит-ят музыка яңгырау шулай ук сәер. Нәрсә, әллә рус композиторларының күңелгә рәхәтлек бирә торган җыр-көйләре юкмы? Бар, әлбәттә, аларны нигәдер кирәккә санамыйлар. Шәхсән үземнең Татарстаннан читтә бер шәһәрдә татарча сүз ишеткәч, күңел тулып елар дәрәҗәгә җиткәнем бар. Ни дисәң дә, үзеңнеке кайда да үзеңнеке инде ул. Шуны белдем: без шифаханәдә Мәскәүнең «Шоколад» радиосын тыңлыйбыз икән. Ул дөньяда тәүлек буе эшли торган бердәнбер кавер-радио икән. Халыкка дөньяның иң яхшы хитларын тәкъдим итә һәм иң яхшылар арасында рус музыкасы хитлары юк икән. Менә шулай килеп чыга инде, җәмәгать. Монда ял итәргә килгән кеше фойедагы йомшак диваннарга, кәнәфиләргә сеңеп, тәүлек буе чит ил музыкасына оеп утыра. Кайберәүләр белән сөйләшкәләп тә алдым. Берәүләр музыкага, гомумән, игътибар итми икән. Шул ук вакытта чит ил музыкасын хуплаучылар булган кебек, аны өнәп бетермәүчеләр дә шактый. Андыйларга нәрсә диләр? «Яратмасаң – тыңлама!» – диләр. Усал итеп әйтмиләр үзе. Берәү миңа: «Сез ничек уйлыйсыз, чит илләрдә мондый урыннарда рус музыкасы яңгырап тора микән?» – диде. «Белмим, чит илдә ял иткәнем юк», – дип котылдым инде. Ә күңелдә каршылыклы тойгы калды. Бүген бөтен дөньясында рус милләтенә бәйле һәрнәрсәне юкка чыгарырга омтылыш бара, русның телен, сәнгатен инкарь итәләр, хәтта русның бөек шәхесләре истәлегенә куелган һәйкәлләрне вата-җимерәләр.

Украина җирендә исә рус телен, мәдәниятен, рухи байлыгын саклап калу өчен күпме гомерләр өзелә. Һәм шул ук вакытта Россия уртасында чит музыка тыңлап ләззәтләнәбез. Минем җыр, музыка сәнгатен һич кенә дә сәясиләштерәсем килми. Тик шунысына гына аптырыйм: шедеврлар бит һәр милләттә бар, ә нигә шифаханәдәге халык бары тик чит ил музыкасын гына тыңларга тиеш?

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре