Арча кызы Аделина Мотыйгуллинага ярдәм кирәк

Аделина Мотыйгуллина яшәүче кыз сөяк яман шеше белән көрәшә. Быелның 9 маенда кызның хәле начарланып китә.

– Балалар 9 майда чыгыш ясадылар. Ул көнне салкынча иде. Оныгым музыка мәктәбендә укый. Ул көнне бик арыгын иде. Бәйрәм беткәч минем янга кайтты. Ишегалдында күреп алуга, кочагыма сеңде. Хәле бөтенләй беткән иде, – дип сөйли әбисе Гөлнара. – Бик ардым, туңдым, аякларым авырта, диде. Бераз мазьлар сөртим дип аякларына кулымны тидерсәм, ике аякның ике төрле, берсенең шешеп киткәнен күреп алдым. Шуннан соң әнисе белән тикшеренә башладылар. Табиблар оныгымда яман шеш барлыгын әйтте. Кабат РКБның онкология бүлеге юлын таптый башладык.
Аделинага бик озак дәвалану кирәк булачак. Әлегә алар Мәскәүдә тикшеренәләр. Август аенда катлаулы операция булачак.

– Без оныгымныкы төсле авыруны җиңгән кешеләрне дә таптык. Алар безгә гел киңәш биреп, ярдәм итеп тора. Шуңа күрә өметне өзмибез – Аделинабыз да бу чирне онытыр дип ышанабыз, – ди Гөлнара.

Кызчыкның хәлен бераз җиңеләйтергә теләүчеләр әнисе Ландыш Мотыйгуллина исемендәге Саклык (Сбер), Тинькофф, Альфа карталары 89375216787 номерына беркетелгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре