Арча районына яңа җитәкче билгеләнде

Элегрәк Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе вазифасын биләгән Алмаз Хисаметдинов ТР Арча районы җитәкчесе итеп билгеләнде. Бу карар турында муниципалитет советы утырышында ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин хәбәр итте. Бу хакта "Татар-информ" яза.

«Бүген сессия гади түгел: район җитәкчелеге алмашына. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов карары буенча Илшат Нуриевка яңа юнәлештә – Казан дәүләт аграр университетында эшләргә тәкъдим ителде. Мондый югары уку йорты өчен ректорны нәкъ менә шушыннан сайлап алулары район өчен горурлык. Ул 10 елдан артык муниципалитет белән грамоталы һәм актив җитәкчелек итте», - дип белдерде Мөхәммәтшин.

Яңа җитәкче кандидатурасы Совет тарафыннан бертавыштан хупланды.

«Арча районы миңа бик якын, Мин үзем күрше Балтач районыннан бит. Без бер-беребезне ишетеп кенә белмибез, моңа кадәр дә сезнең муниципалитет белән бик тыгыз элемтәдә булдык. Алга таба барлык бурычларга бергә ирешәчәкбез. Бөтен көчемне районны үстерүгә юнәлтергә вәгъдә итәм», - дип мөрәҗәгать итте депутатларга Хисаметдинов.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре