Соңгы елларда Татарстанда бруцеллез ешрак очрый башлады, ләкин кешеләрнең котыру һәм дуңгыз гриппы белән авыру очраклары юк. Хайваннардан кешеләргә йога торган куркыныч авырулар буенча вазгыять әнә шундыйрак. Ничек сакланырга кирәклеген журналистларга белгечләр сөйләде.
– Кайбер төр авырулар кешеләрдә сирәк, ә хайваннарда ешрак очрый һәм кешеләр өчен дә, хайваннар өчен дә уртак булып тора. Бигрәк тә котыру авыруы куркыныч, аннан дәвалану чарасы юк, – диде Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина.
Башта кешеләр турында. Билгеле булганча, 2023 елдан башлап республиканың кайбер районнарында бруцеллез авыруы таралды. Әлеге йогышлы авыруның 1996 елдан бирле очраганы юк иде.
– Шушы ике ел эчендә 34 кеше авыру йоктырды. Болар барысы да аларның һөнәренә бәйле. Зыян күрүчеләрнең уникесенә «һөнәри авыру» дигән диагноз куелды. Без барлык терлек комплексы, ферма, мал чалу цехлары җитәкчеләреннән хезмәткәрләренең шәхси гигиенасы өчен шартлар булдыруны сорыйбыз. Бу очраклар барысы да саклану кагыйдәләре үтәлмәгән объектларда килеп чыкты, – диде Любовь Авдонина.
Малларга килсәк, Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин сүзләренчә, бруцеллез буенча вазгыять Россиядә дә тыныч түгел. Быел Татарстанда әлеге авыруның 12 очрагы теркәлгән. Шунысы начар: авыруны бары тик лаборатория тикшеренүләре белән генә ачыклап була һәм ул бик тиз тарала. Әлеге авыру белән башлыча мөгезле эре терлекләр, сарыклар һәм дуңгызлар авырый.
– Авыруларның барысы да ярамаган җирләрдән кайтарылган. Бер кешедән алып икенчесенә сатучылар – иң зур проблема тудыручылар. Аларның төп максатлары арзанга алу һәм кыйммәткә сату. Алар терлекне бәяләре арзанрак, бруцеллез очраклары күп булган һәм документлар рәсмиләштерә алмаган төбәкләргә барып алып кайта. Кешеләр аны-моны уйлап тормыйча гына сатып ала, – диде Габделхак Мотыйгуллин.
Белгечләргә котыру авыруы да тынгылык бирми. Татарстанда аңа каршы төрле оешмалар көрәшә. Мал табиблары ел саен йорт хайваннары һәм терлекләргә вакцина ясыйлар. Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты төп авыру таратучылар – төлкеләрнең санын контрольдә тота.
Билгеләнгән лимит буенча, аучылар бер елда 10 мең төлке ауларга тиеш. 2024 елда 5621 төлке аткан булсалар, 2023 елда – 6624, ә быел нибары 1613 кенә.
– Без моның буенча эшлибез. Төлкеләр үрчеп китмәсен өчен чаралар күрелер, дип уйлыйм, – диде Габделхак Мотыйгулин.
Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш эпидемиологы Дмитрий Лопушев алда телгә алган чирләрнең кешеләрдә авыр узуын әйтте.
– Кызганыч, 200 еллык тарихы булса да, без котыру авыруын дәваларга өйрәнә алмадык. Шуңа күрә бу авыруны йоктырган кеше исән калмый. Гомумән алганда, хайваннардан кешеләргә күчә торган авыруларны булдырмый калу өчен, профилактика чараларына бик зур игътибар бирергә кирәк, – диде ул.
Кешеләр бруцеллезны да бик авыр кичерә, ул еш кына хроник чиргә әйләнеп, инвалидлыкка китерә. Табиб әйтүенчә, бик сирәк очракларда гына кешене тулысынча дәвалап була. Шунысы сөендерә: 2023 елдан бирле әлеге авырудан бер кеше дә үлмәгән.
– Ел саен авыл хуҗалыгы хезмәткәрләренә республика бюджетыннан Себер түләмәсе, бруцеллез һәм котыру авыруларына каршы вакцина өчен акча бүлеп бирелә. Бу тармакта эшләүчеләрнең бөтенесенә дә прививка ясалган булырга тиеш. Шулай ук табибка күренеп торырга да онытмасыннар иде, – дип киңәш бирде Дмитрий Лопушев.
*Хайваннардан кешеләргә еш йога торган авырулар: бруцеллез, котыру авыруы, Себер түләмәсе, сальмонеллез, кош һәм дуңгыз гриппы, токсокароз, трихинеллез.
*Сальмонеллездан кала әлеге авырулар кешедән кешегә йокмый.
*Чир авыру хайван янында булган, аны караган кешегә йогарга мөмкин. Шулай ук авыру терлекнең итен ашаганда, сөтен эчкәндә, бу ризыкларны эшкәрткәндә дә йоктыру очраклары бар.
*Себер түләмәсе эләккән туфракта авыру 100 елга кадәр «яшәргә» мөмкин. Ә бруцеллез туфракта – 100, сөт һәм иттә 12 көнгә кадәр саклана ала. Сальмонеллез хәтта йомырканы пешергәч тә кала.
*Ничек сакланырга? Хайван ризыкларын рәсми сату урыннарыннан гына алырга, шик уяткан очракта, документларын сорарга кирәк. Шулай ук ит һәм йомырканы яхшылап пешерергә, сөтне кайнатып эчәргә киңәш итәләр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез