Күрә торгансыздыр: бүген дәүләтләр эчке тулай продуктны арттыру өчен көрәш алып бара. ЭТП хакына сәүдә сугышлары башлана, пошлиналар кертелә, хәтта чын сугышлар игълан ителә… Тулай продукт үсә икән, ил бай дип санала, анда тормыш дәрәҗәсе югары дип исәпләнә.
Эчке тулай продукт бар нәрсәне дә үз эчендә ала: һаваны ярып, дошман өстенә оча торган ракета-снарядларны да, заводларда җитештерелә торган автомобильләрне дә, кибет киштәләрендә тезелеп киткән азык-төлекне дә, хәтта аракы шешәләрен дә… Димәк, айнымас эчкече, кибеттән исерткеч сатып алганда, ЭТПга үз өлешен өсти. Законга бәйле проблемаларың килеп чыгып, юрист консультациясе алсаң, ил казнасына үз өлешеңне саласың. Түләүле клиникада сукыр эчәгеңне кисеп алсалар, шулай ук. Гафу итегез, түләүле бәдрәфкә керсәң, син гомуми байлыкны арттырасың.
Чынлап та, югарыда саналган нәрсәләр барысы да халыкны эш белән тәэмин итә бит инде. Ракеталар һәм пулялар күбрәк җитештерелсә, оборона заводларында эшләүчеләр зур хезмәт хакы ала, алар халык куллануы товарларыннан файдалана, димәк, ит, сөт, май, аяк киемнәре җитештерү арта. Дөрес, бәяләр дә арта. Ләкин ЭТП физик күләмнәрдә түгел, акчалата исәпләнә, димәк, арта. Соңгы көннәрдә авыл халкы, мәсәлән, сөтне түбән бәягә сата, чөнки куллану кими. Сөт машиналары, сөт эшкәртү заводлары ишеге төбендә чират торып, тапшыра алмый кайта, дигән хәбәрләр бар. Дөрес булса инде. Менә күрәсезме, кулланучы булмаса, авыл кешеләре төшенкелеккә бирелә. Тормышын күпләп сыер асрап алып баруга корган кешеләр бар авылда. Шуның өчен хөкүмәттән ярдәм алдылар, төзеделәр, техника булдырдылар. Хәзер сөтне үзкыйммәттән түбәнрәк бәягә озатырга туры килә. Вазгыятьтән чыгу өчен, кулланучы табарга кирәк. Капиталистик икътисадны алга җибәрүче шул кулланучы дигәнең кими... Бердән, демографик кризис бара, икенчедән, финанс кризисы килеп җитә дә, завод-фабрикалар җитештерүне киметә… Өч көнлек, дүрт көнлек эш атнасына күчәләр. Хезмәт хакларын да киметәләр. Элек 150 мең сум алып эшләгән кеше, хезмәт хакы 30–40 меңгә калгач, бик кинәнә алмый инде ул. Икътисадта чылбыр реакциясе яшен тизлегендә хәрәкәт итә.
Язманың төп темасын шәйләгәнсездер: эчке тулай продукт үсү өчен кирәкле кулланучы турында. Тиктомалдан гына бер рус галиме: «Хәзерге икътисадның төп ресурсы ул – дурак», – дип әйтми. Акылга сай булмаса, адәм баласы дөнья куып узышмый, зур корсак үстерерлек итеп ашамый, бер башына әллә ничә төрле кредит җыймый. Күзләре томаланып, мал җыю белән мавыккан кешеләр берара икътисад тәгәрмәчен әйләндерәләр дә инде. Ләкин болар барысы да вакытлыча гына. Кредитоманнар иртәме-соңмы банкротлыкка чыга да финанс кризисын этеп җибәрәләр.
Кулланучы санын арттыруның берничә төрле юлы бар. Демографияне яхшыртасың. Россиянең югары элитасы гинекологиягә бәйле мәсьәләләр тирәсендә бертуктаусыз шуңа күрә әйләнә дә инде соңгы вакытларда. Әллә никадәр юләр тәкъдимнәр кертелә. Ирексездән, ил тилеләргә кытлык кичерми, дип уйлап куясың. Әмма: «Ту, ту!» – дип кычкырып кына бала тумый бит инде. Хатын-кызлар да декрет ялына чыгарга ашкынып тормый. Үрчү-туу мәсьәләсе – бик нечкә мәсьәлә ул. Безнең яшь чакларда японнарны иң акыллы халык дип саныйлар иде, чөнки бөтен технологик товарларны шулар җитештереп сатты. Демография мәсьәләсен чишәргә япон башы да җитми. Мәктәп яшенә кадәрге баласы булган гаиләләргә күз күрмәгән, колак ишетмәгән өстенлекләр кертәләр. Шуңа карамастан, 124,3 миллион кеше яшәгән илдә үткән ел 688 меңнән азрак бала туды. Нибары. Бу – Икенче Бөтендөнья сугышыннан соң иң түбән күрсәткеч. Бик аяныч нәтиҗәләргә китерә бу хәл. Кояш чыгышы илендә ташландык өйләрне нишләтергә белмиләр. 9 миллионнан артык йорт беркемгә дә кирәкми. Бу – гомуми торак фондының 13,8 проценты, абсолют рекорд. Мондый шартларда ничек итеп торак базарын үстерәсең?!
Кулланучы санын арттыруның икенче юлы – товарыңны чит ил кулланучыларына аткарасың. Моның өчен ул сыйфатлы, арзан булырга тиеш. Ләкин күреп торабыз: илләр, үз базарын яклап, биек-биек киртәләр коралар: чамасыз зур пошлиналар кертәләр. Синең товар арзан булса да, ахыр чиктә кыйммәткә чыга.
Кулланучы табуның өченче креатив ысулы бар. Товар экспортлау урынына кулланучыны импортлыйсың. Бу ысулның өстен ягы шунда: синдә яшәргә дип килгән чит ил кешесе синең товарны пошлинасыз гына сатып ала. Фатир арендалый, сөт эчә, ит ашый, киенә һәм автомобильдә йөри. Ләкин үз су асты ташлары бар бу юлның. Мөһаҗирләр син дигәнчә яшәргә теләми, кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр катлаулана. Трамп, мигрантларны үз илләренә куып кайтару өчен, тиңсез көрәш алып бара әнә, уңышка ирешкәне ишетелми. Дөрес, ул барлык мигрантларга да каршы түгел үзе. «Алтын карта» кертеп, бай мөһаҗирләрне Америкага җыю идеясе шуныкы бит инде. Сабый акылы кергән Президентның планнары шундый иде: чит ил байларыннан 5 миллион доллар түләтәсең дә, күпме теләсә, шуның кадәр АКШта яшәргә рөхсәт итәсең. Мондый проектны башка кеше тәкъдим итсә, аны дәвалау өчен психиатрик клиникага озатырлар иде. Трампка кагылып булмый, ни дисәң дә, иң зур держава Президенты. 1 миллион мөһаҗир Трамп картасын сатып алса, 50 триллион доллар акча җыеласы иде. Американың дәүләт бурычы 38 триллион доллар тирәсе генә. Бурычны түләгәч тә 12 триллион доллар акча кала. Ул идеяне Трамп бүтән искә алмый инде.
Норвегиядә акыллырак юл белән хәл итәргә тырышалар мигрантлар китертүне. Алар өйдә торып эшләүче чит ил кешеләренә виза һәм яшәү урыны бирә. Килсен, акчасын ил банкына салсын, Норвегия кибетеннән товар сатып алсын гына. Шул юл белән авыл хуҗалыгын да, сәнәгатьне дә үстерәсең. Билгеле бер чиккә кадәр инде. Автор белеште: анда мигрантлар саны ил халыкның 20,8 процентын тәшкил итә. АКШта 14,3 процент кына.
Төрекләр үзенчәрәк якын килә бу мәсьәләгә. Төрки илләрдән килүчеләргә ишекне киң ачу турында канун кабул иттеләр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез