«Түгәрәк өстәл», секция, дискуссия, мастер-класс... Җәмгысы 85 төрле чара. Казанда узачак Kazan Digital Week халыкара форумын оештыручылар әнә шундый бай программа әзерләгән. Эшлекле чарада мәгълүматны саклау, стартап серләре, IT тармак үсешен дә кайгыртмакчылар. Бу хакта Хөкүмәт йортында узган брифингта Татарстан дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин хәбәр итте.
Министр сүзләренә караганда, быелгы форумда 7 меңләп кеше катнашыр дип көтелә. Шуларның 931е – спикер. Чарада онлайн рәвештә катнашучыларны да исәпкә алсаң, аларның саны 25 меңгә үк җитәчәк, дип көтә оештыручылар.
– Быелгы форумда 112 чит ил кешесе (Белоруссия, Үзбәкстан, Казахстан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Кытай, Һиндстан, Малайзия, Әрмәнстан, Австрия, Аргентина һ.б.) катнашачак. 9–11 сентябрь көннәренә төзелгән программада 85 чара каралган. Алар барышында космик технологияләр турында фикер алышу, киберкуркынычсызлыкка өйрәтү, стартаплар өчен мәйданчыклар оештыру каралган. Форум барышында шул ук стартаплар һәм партнер оешмалар тарафыннан оештырылган 141 стендтан торган күргәзмә дә эшләячәк, – ди министр.
Айрат Хәйруллин белдерүенчә, форум нәтиҗәлелеген расларга өлгергән инде. Узган ел аның кысасында 36 килешү төзелгән. Узган елгы форумда тәкъдим ителгән күп кенә проектлар буенча да эш алып барылган. Мисал өчен, республиканың дәүләт аппараты үзебездә җитештерелгән операцион системага күчерелгән.
– Узган елның сентябрендә Татарстанда Киберһөҗүмнәргә каршы тору вузара үзәге оешты. Ил күләмендә мондый рухтагы беренче үзәк ул. Ул шулай ук форумда тәкъдим ителгән проект нигезендә оешты. Әлеге үзәкнең төп максаты – илнең югары уку йортларында мәгълүмат куркынычсызлыгын арттыру, шушы юнәлештә эшләүче белгечләр әзерләүдән гыйбарәт, – ди министр.
Форум кысасында «түгәрәк өстәл», секция, дискуссия, мастер-класс кебек чаралар узачак. Башка еллардан аермалы буларак, быел форум кысасында беренче тапкыр Россия төбәкләрендәге цифрлы үсеш тармагы җитәкчеләре өчен киберкуркынычсызлык буенча махсус дәресләр дә оештырылачак.
– Бу – бик кирәкле гамәл. Киберкуркынычсызлык юнәлешендә системалы эш алып барганда гына мөһим мәгълүматларны саклап, төп тармакларның эшенә зыян китермичә, халыкның һәм эшмәкәрләрнең цифрлы технологияләргә ышанычын арттырып булачак. Әлеге дәресләрне бу юнәлештәге иң яхшы белгечләр – Казандагы Innostage һәм Мәскәүнең Positive Technologies оешмасы җитәкчеләре алып барачак, – дип ачыклык кертте Айрат Хәйруллин.
Елдагыча, стартапларга да зур игътибар бирмәкчеләр. Форумда шушы стартапларга инвестицияләр җәлеп итүне күздә тоткан чаралар узачак. Моннан тыш форум кысасында студентлар арасында үткәрелгән өченче илкүләм киберкөрәш бәйгесенең финалы да үтәчәк. Быел анда 180 киберспортчы катнашачак. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 40 процентка күбрәк. Kazan Digital Week кысасында «IT-лидер» бәйгесе җиңүчеләре дә бүләкләнәчәк. Анда 46 оешма катнашкан.
Татарстанның Инвестицион-венчур фонды җитәкчесе Дамир Галеев тагын бер серне чиште. Форумда InvestFest чарасы кысасында яңа белем бирү программасы да тәкъдим ителәчәк. Әлегә аның исеме сер булып кала.
– Ул стартапларга инвестиция ясарга өйрәнәсе килгән кешеләр өчен эшләячәк. Моның өчен IT тармактагы 20 стартап сайлап алыначак. Хәзерге вакытта 100дән артык стартап бу проектта катнашырга теләк белдерде, – ди җитәкче.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез