Ашлы һәм эшле вакыт

Җәйнең соңгы аен ваклыйбыз. Муллык чорында бакчада уңыш җыюдан тыш ниләр эшләргә соң? Һәвәскәр бакчачы Гөлфия Хәнипова белән августта башкарасы эшләр турында сөйләштек.

Уңышлы, әмма бераз ямансу да вакытлар башланды. Җәйнең соңгы көннәрендә бакчада ниләр эшләргә соң?

– Август ул – узган көздән башланган хезмәтнең уңышын тату чоры. Үзенә күрә бер финиш. Көннәр кыскару, көзге төсмерләр күренү бераз сүлпәнләндереп җибәрә, әлбәттә. Тик хәзер бер генә буш вакытны да заяга уздырырга ярамый. Чөнки уңыш булу – бер хәл, уңышны вакытында урнаштыру – иң мөһиме. Хәзер калган җиләк-җимешләрне, алма, грушаларны җыю, кышка әзерләү өчен кулай вакыт. Аларның артык өлгергәнен көтәргә кирәкми. Ташкабак, помидор, кыярларны да вакытында җыярга кирәк. Чөнки артык өлгергән яшелчәләр саклау өчен дә яраксыз, шулай ук озак ятып, чир чыганагы да булырга мөмкин.

Ә агач-куакларны нишләтергә? Августта кагылсаң ярыймы, әллә көзне көтәргәме?

  • Ничек кенә кагылырга кирәк әле! Хәзердән үк корыган, авыру ботакларны кисәбез. Шулай ук уңыш биреп картайган ботакларны да кисәргә мөмкин. Яшь агачларны, кышка ныгып керсеннәр өчен, фосфор-калийлы кушылмалар белән тукландырабыз. Шулай ук су сибү турында да онытмыйбыз. Яңгырлар сирәк яуган районнарда бигрәк тә дым турында кайгыртырга кирәк.
  • Чәчәкләрне нишләтергә?
  • Август – бакчаларның шау чәчәк чоры. Бу вакытта түтәлләрне рәткә кертеп, алдагысын кайгыртыр өчен дә яхшы вакыт. Чәчәк атканнарын кисәбез, гладиолус кебек суганчалыларны казып алып киптереп, кышка саклауга куябыз. Ә күпьеллыкларын бүлгәләп, күчереп утыртып, яңа сезонга әзерлибез. Чәчәкләрдән бушаган урыннарга сидератлар сибәргә мөмкин.
  • Хәзер нәрсә дә булса чәчсәң, өлгерәчәкме әле?

– Өлгерә, әлбәттә! Суган кыягы, укроп, салат, шпинат утыртсагыз, салкыннарга кадәр уңышын җыеп өлгерәчәксез. Шулай ук көз озын килсә, хәзер утырткан каен җиләге дә уңыш күрсәтергә мөмкин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре