Бу һәм башка сорауларга җавап бирергә психология магистры, балалар психологы Ильмира Муфтахова ярдәм итте.

– Бала Кыш бабай, Кар кызы һәм, гомумән, Яңа ел могҗизасына ышанырга тиешме? Төрле әти-әниләр бар бит, әкияткә ышанып үсмәсен, диючеләре дә җитәрлек...
– Әлеге сорауга кистереп кенә «әйе» яки «юк» дип җавап биреп булмый. Бу гаиләдәге традиция, гадәтләргә дә бәйле. Дини гаиләләрдә бу мәсьәләгә үзгә караш. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар төрле тылсымга, могҗизага ышанучан була. Үсә төшкән саен – 8–10 яшьләрдә инде могҗизага шикләнеп карый башлый. Бу баш миендәге үсеш-үзгәрешкә бәйле.
Ә инде бала, олырак яшьтә булуына карамастан, һаман могҗизага ышана, һәм без моны хуплыйбыз икән, монда инде уйланырга кирәк. Ни өчен хуплыйбыз? Без әллә балабызның үсүеннән куркабызмы? Ә ул үссә, нәрсә булачак?
– Артык тиз «үскән», Кыш бабай, Кар кызы һәм башкаларга ышанмаган балалар да бар бит. Бала могҗизага ышансын өчен әти-әни нәрсә эшли ала?
– Могҗиза ул алдау түгел. Могҗиза ул – бала белән бергә бүлешкән шатлык, ярату. Ул күңелле хатирәләр өчен эмоциональ «инвестиция» дип әйтер идем мин. Әти-әни могҗизага күпмедер дәрәҗәдә үзе дә ышанмый икән, баланы ышандыру, әлбәттә, авыр булачак. Бала Кыш бабайга бәйле сораулар яудыра башлый икән, әзер җаваплар бирергә түгел, ә баланың үзе белән фикер алышырга мөмкин. «Ә син үзең ничек уйлыйсың?», «Ни өчен Кыш бабай, могҗиза юк/бар дигән фикергә килдең?» һ.б.
– Ә могҗизага ничә яшькә кадәр ышанырга кирәк һәм ярый?
– Монда мин катгый бер яшь чикләвен атый алмыйм. Ул балалыгыбыз, психология теле белән әйтсәк, «эчтәге балабыз» («внутренний ребенок») белән бәйле. Кемдер беренче яуган карга, яңгырдан соң чыккан салават күперенә, яңа бөре чыгарган агачка карап сөенә-шатлана, кемгәдер бу шатлык хисләре китерми.
Могҗизага ышану яшькә берничек тә бәйле түгел. Ул – кечкенә генә әйберләрдә тылсым, могҗиза күрә белү сәләте. Кеше гаҗәпләнү, бәйрәм көтү, яхшылык эшләү сәләтенә ия икән, димәк, Яңа ел могҗизасы аның белән яши дигән сүз.
– Ә Кыш бабайга хат язганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәк? Бала чын күңелдән аның тылсымлы көченә ышана икән, әллә ниләр сорарга мөмкин бит. Менә бу «чик»не ничек аның психикасына зыян салмыйча гына булдырырга?
– Бала психикасы шулай төзелгән: аңа кабатлана торган вакыйгалар кирәк. Алар вакыт агышында куркынычсызлык утраучыклары (безопасные островки) төзергә ярдәм итә. Чыршыны, өйне бизәү, бүләкләр әзерләү, Кыш бабайга хат язу – әнә шундый куркынычсызлык утраучыкларын тәэмин итә торган гадәтләргә керә.
Балалар психологы буларак, шуны әйтә алам: Яңа елга әзерләнү, аны гаилә белән бәйрәм итү – бала белән бергә вакыт уздыру, аны ишетү өчен мөмкинлек ул. Вакыйгалар агымында без бер-беребезне күреп, ишетеп бетермибез. Ә менә бәйрәм сәбәбе белән мондый мөмкинлек туа. Әмма бу әти-әниләр Кыш бабайга хат язу, бүләк ачу, бәйрәм итү процессында үзләре катнашкан очракта гына мөмкин.
Яңа ел, Кыш бабай балага бүләкләр генә түгел, ә күпкә зуррак мәгънә бүләк итә ала. Әйтик, ул үзен зур, тату, традицияләргә бай гаиләнең бер өлеше итеп тоя; яхшыга өметләнә (дөнья яхшылык һәм могҗиза белән тулы дигән уй туа); үз кулларың белән бәйрәм кәефе тудыра алу һәм сөенә белүне аңлау, якты хатирәләр һ.б.
Бәйрәмне үз көчегездән чыгып оештырыгыз. Ә инде бала Кыш бабайга язган хатта зур-зур, сез алып бирә алмаслык бүләкләр сорый икән, димәк, әлеге процесста үзегез катнашу хәерлерәк. Алдан әңгәмә корырга, баланың теләкләре белән кызыксынырга, гаилә традицияләре турында аңлатырга мөмкин.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез