Казанга ай башында Алсу кайтты. Күптән көтелгән кунак булуын «Казан Экспо» күргәзмәләр үзәгендәге 3 мең кеше сыешлы Илһам Шакиров исемендәге концерт залының шыгырым булуыннан да аңлап була иде. Концерты әллә ни рекламаланмаган булса да, залда алма төшәр урын да юк, тормышындагы үзгәрешләрдән соң иҗатка баш-аягы белән чумган йолдыз сагындырган булган, күрәсең.
Ураза тотучыларны кайгыртып булса кирәк, концерт кичке җидедә башланды. Көн дәвамында җырлы кичнең ике сәгать дәвам итәсен искәрткән хәбәр килеп торгач, кызык булып китте. Бәясенә карата әллә ни озын түгел икән (билет бәяләре 7500 сумга кадәр иде!) дигән уйлар үтте. Чөнки без татар җырчыларының концертларына баргач рәхәтләнеп ашап-эчеп, җырлап-биеп, ничә күлмәк кигәнен санап, кайчак хәтта дүртәр сәгать тә утырырга күнеккән бит.
Иҗатының 25 еллыгын билгеләп үткән Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Алсу Сафинаның туган ягына кайтуына шат булуын һәр хәрәкәтеннән аңлап була иде.
Оркестрга кушылып башкарган элеккеге хит һәм бүгенге популяр җырлары да ихлас аралашу белән үрелеп барды. Затлы, нәзакатьле җырчының әтисенә булган ихтирамын коцерт дәвамында тоемлап булды. "Әтием бу җырны башкаруымны сорады", "Әтием дә бүген тамашачыларым арасында" - дип әтисен бастырып алкышлатуы, аның ярдәме турында искә алуы әти белән кыз арарсындагы мөнәсәбәтләрнең нинди җылы булуына ишарә булды.
Ире белән аерылышканнан соң үзен тулысынча иҗатка багышлаган Алсу иҗатының кабат алтын чорын кичерә. "Әтисе аркасында сәхнәгә менде", – дип аның бәясен төшерергә тырышсалар да Алсу аның киресен исбатлый. Чын тавыш, харизма, татар мелизмнары белән башкарылган һәр җыры аның башкаларга охшаш булмаганлыгын исбатлый.
Төгәл ике сәгать, ике костюм һәм затлы моң концерты тәмам. Ахырда тагын аның икенче концертына бару теләге кала. Әти кызы, уңышлар сиңа! Казан сине кабат көтеп кала...
Регина Гыйниятуллина
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез