Россиядә “Зур гаилә яллары” проекты кысасындагы чаралар дәвам итә. Аларның чираттагылары бу атна азагында узачак һәм 8 июль – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланачак. Бу турыда “Татар-информ”да узган матбугат очрашуында сөйләделәр.
Россиядә “Зур гаилә яллары” проекты май аеннан бирле гамәлгә ашырыла. Ул илдә игълан ителгән Гаилә елы кысасында уздырыла. “Шунысы мөһим: ул гаиләдәге төрле буын вәкилләрен берләштерүне күз уңында тота. Шуңа да “Зур гаилә яллары”нда узачак чаралар олысына да, кечесенә дә кызыклы. Әлеге проект кысасында республикада 500ләп чара уздырырга өлгердек инде”, – диде Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.
Чаралар май бәйрәмнәрендә һәм июнь башында узган иде инде. Чираттагыларын 6 һәм 7 июльгә планлаштырганнар.
Әйтик, 6 июльдә Казанның Горький исемендәге мәдәният һәм ял паркында көнозын зур гаилә пикнигы узачак. Казан шәһәре башкарма комитетының балалар һәм яшьләр эшләре комитеты җитәкчесе Алия Заһидуллина сөйләвенчә, бу көнне ял чараларында гына түгел, психолог белән очрашуларда да катнашырга мөмкин булачак.
Чаралар планы белән һәр районның рәсми сайтына кереп яки family-tatarstan.ru сылтамасы аша танышырга мөмкин булачак.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез