Зөһрә Садыйкова
-
МӨҺИМ
Малы барның сые бар: авылларда ит бәяләре ничә сум?
Кар төшеп, җирләр туңдырып җибәргәч, авыл халкы өчен мәшәкатьле дә, күңелле дә, бәрәкәтле дә чор башлана. Кош-кортларны чистартып, урнаштырып бетергәч, алар зур терлекләрен чалырга тотына.
-
Яңалыклар
Татарстанда дүрт кеше сөрем газы белән агуланып үлгән
Быел сөрем газы белән агулану очраклары азрак булган. Бу турыда журналистларга “Газпром трансгаз Казань” оешмасының генераль директор урынбасары Рәмис Сәләхов әйтте.
-
Җәмгыять
«ВТ» журналисты «ат җене кагылганнар»дан ел хуҗаларының холыклары турында сорашты
Кытай календаре буенча 2026 ел символы – Утлы Кызыл Ат. Ул көч, үҗәтлек, энергия һәм бәйсезлекне символлаштыра. Шуңа күрә ат җене кагылган, аларны озак еллар тәрбияләүче кешеләр аша ел хуҗаларының холыкларын белешергә тырыштык.
-
Җәмгыять
Бабаларның әманәте ышанычлы кулда
«Сетевая компания» җәмгыятенең генераль директоры Илшат Фәрдиев заманында җимерелеп һәм таркалып барган «Татэнерго» оешмасын бөлгенлектән саклап кына калмый, аңа өр-яңа сулыш өреп, алдынгы предприятиеләр рәтенә бастыра.
-
Җәмгыять
«Минус»ка китмәс өчен склад тутырудан ни файда?
Сөт сатып алу бәяләре, терлек саны, кече авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә савым күләме кимү, складларны әзер товар белән тутыру мәсьәләләре – болар хакында Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты һәм комитет каршындагы Экспертлар советының уртак утырышында сөйләштеләр.
-
МӨҺИМ
Кызганырга ярамый атарга: сукбай этләргә бәйле яңа закон проектын тәкъдим иттеләр
Узган атна ахырында Яшел Үзән районының Васильево бистәсендә сукбай этләр талаган кызның үлүе билгеле булды. Табиблар өч атна дәвамында көрәшсә дә, кызганыч, баланың гомерен саклап кала алмадылар.
-
Җәмгыять
Рөстәм Миңнеханов: «Үкенечкә калырлык булмасын»
Муниципаль берәмлекләр өчен быелның зур казанышы, махсус хәрби операциягә игътибар, авылларны саклап калу юлларын барлау. «Татарстан муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясенең XX – юбилей съездында шушы һәм башка мәсьәләләр турында сөйләделәр.
-
Яңалыклар
Әгъзам Гобәйдуллин: «Төбәкләр өчен җирлек дәрәҗәсен саклау идарә итүнең нәтиҗәлелеген күрсәтә»
“Татарстан муниципаль берәмлекләре советы” ассоциациясенең XX – юбилей съезды узды.
-
Яңалыклар
СВОдан кайткач җирлек башлыгы булган Айдар Нуриев: «Сугышка керүдән авыррак булды»
Бүген “Татарстан муниципаль берәмлекләре советы” ассоциациясенең XX – юбилей съезды узды. Чарада махсус хәрби операциядә катнашкан җирлек башлыклары, урындагы депутатлар игътибар үзәгендә булды.
-
Җәмгыять
«Ят ризык дип, кеше шаккатырып булмый»
Күпләр хәзер туйлар, туган көннәрне уздырыр өчен кафе һәм рестораннарны сайлый. Тик өйләрендә бәйрәм итүчеләр дә бар әле. Андыйлар табынны я үзләре кора яки бу эшнең осталарын дәшә. Балтач районының Кариле авылында яшәүче Гөлфәния Мәхмүтова заказга бәйрәм өстәле әзерли. Аның белән табын кору серләре турында сөйләштек.
-
Интервью
Әгъзам Гобәйдуллин: «Без – күпер салучы»
«Татарстан муниципаль берәмлекләре советы» ассоциациясенең XX – юбилей съезды уңаеннан ассоциация рәисе Әгъзам Гобәйдуллин белән ирешкән уңышлар, борчыган мәсьәләләр һәм авылның бүгенге хәле турында сөйләштек.
-
МӨҺИМ
Ашлы кармак: Татарстанда балыкчылык тармагы ни хәлдә?
Балыкны аз ашыйбыз. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы тәкъдим иткән норма буенча, кеше елына 28 килограмм балык һәм диңгез ризыгы ашарга тиеш.
-
Яңалыклар
«Фидакарь хезмәт өчен» медале нинди өстенлекләр, ташламалар бирә?
Лаеш районыннан укучыбыз Гөлия Хәбибрахманова: «Узган ел «Фидакарь хезмәт өчен» медале алган идем. Аның нинди өстенлекләре, ташламалары бар икән?» дип сораган.
-
Яңалыклар
Шәхси хуҗалыктагы субсидия бирелергә тиешле сыерларның саны чикләнгәнме?
«Без 25 баш сыер тотабыз. Тик быел субсидияне 24 енә генә бирделәр. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе дөрес эшләгәнме? Әллә бер шәхси хуҗалыктагы субсидия бирелергә тиешле сыерларның саны чикләнгәнме?» дип сораган Азнакай районыннан Гөлнар Хәбибуллина.
-
Яңалыклар
Дарулар, анализлар өчен салым чигерүен кайтарып буламы?
«Миндә яман шеш, беренче группа инвалидлык бирделәр. Пенсиядә булсам да, авырый башлаганчы эшләп йөри идем. Хәлем авырайгач, китәргә туры килде. Даруларга, анализларга бик күп акча тотыла. Шуларның салым чигерүен кайтарып булмый микән?» дип сораган Казанна укучыбыз Алсу Галләмова.