Сәрия Мифтахова
-
Яңалыклар
6 кеше үлгән авариядә машина рулендә «права»сыз кеше утырган
Яшел Үзәндә бүген төнлә булган куркыныч юл һәлакәтенең сәбәпләрен тикшерү дәвам итә. Билгеле булганча, авариядә берьюлы 6 кешенең гомере өзелде, тагын берсе хастаханәдә.
-
Авыл
Бакча уңышын нишләтәсез?
-
МӨҺИМ
Укытучыларга нәрсә кирәк: акчамы, хөрмәтме, әллә яклаумы?
Башлана башланды. Владимир Путин мөгаллимнәргә ярдәм чараларын арттыру турындагы карарны имзалады. Анда педагогларның аерым статусы һәм бу һөнәр ияләренә шартлар булдыру хакында да сүз бар. Сер түгел, күптән көтелгән адым. Укытучылар үзләре ни өмет итә? Аларга барыннан да бигрәк кайсы кирәк: акчамы, хөрмәтме, яклаумы?
-
МӨҺИМ
Яңа ишектән: республикада мәгариф оешмаларын төзү, яңарту эшләре ничек бара?
Төзиләр, төзекләндерәләр... Мәгариф оешмаларында эшнең кызу чагы. Хәзерге вакытта республикада җиде мәктәп төзелә. Шуның бишесендә яңа уку елын каршыларга өметләнәләр. Тагын 170 мәгариф объектында республика һәм федераль программалар буенча ремонт эшләре бара. Без Белем көнен яңа мохиттә каршыларга җыенган уку йортларының хәлен белештек.
-
МӨҺИМ
Каешны мәктәптән үк буасы: ОБЖ дәресләрендә нәрсәгә өйрәтмәкчеләр?
«Ватанны саклау һәм куркынычсызлык нигезләре» (ОБЗР) фәнен икегә бүлмәкчеләр. Россия Мәгърифәт министрлыгы яңа уку елыннан бердән икене ясарга тәкъдим итте. Берсе ОБЖ булса, икенчесе башлангыч хәрби әзерлеккә (НВП) әйләнәчәк. Дәресләрдә нәрсәгә өйрәтмәкчеләр?
-
Авыл
Өзү бәласе: чит кишәрлектәге агачның җимешен өзү караклыкмы?
Күрше алмасына кызыкма! Чит кишәрлектәге агачның җимешен өзү караклык булып саналырга мөмкин. Зыян зур булмаган очракта штраф белән котылып була әле. Ә инде зурга китсә, җинаять җаваплылыгының тагын да кырыслануы бар. Җимешкә үрелгәндә, боларның барысын да уйла! Җиләк-җимеш фәлсәфәсе, тамак хакы, күршеләр мөнәсәбәте һәм җаваплылык турында «ВТ» хәбәрчесе белеште.
-
Җәмгыять
Җир убылу турында Азия Мөхәммәдиева: «Ярый бу хәл төнлә булмаган, машиналар упкынга китәр иде»
Бүген Сарман районында көчле яңгыр яву сәбәпле, Чаллы–Сарман юлының бер өлеше убылган. Хәзерге вакытта машиналарга башка авыллар аша урап үтәргә туры килә. Андагы вазгыять турында Янурыс авыл җирлеге башлыгы Азия Мөхәммәдиевадан сораштык.
-
Язмыш
«Дүртебез дә бер көнне туганбыз»
Әлки районының Абдул Салман авылы урамын сәгать буе әйләнеп йөрдек. Капкалар бикле, этләр дә йөрми хәтта. Баксаң, монда җәен ун йортта гына кеше яши икән. Әмма ишек ачучы табылды: язмабызның герое әйтерсең үзе үк көтеп торган. Ул тумышы белән Чуашстан кызы, биш баласы белән тол калган Илһамия Куликова булып чыкты.
-
Җәмгыять
200 балл туплаучылар: «Авыл мәктәбендә көчле укытучылар укыта»
Авыл мәктәбендә укып та, бердәм дәүләт имтиханнарында 200 әр балл туплап була. Араларында хәтта 9 нчы сыйныфта ук БДИ тапшырып караганнары да бар икән. Югары балл туплау серләрен Кайбыч, Мамадыш, Арча укучыларыннан сораштык.
-
Яңалыклар
Министр БДИда 200–300 балл туплаган укучылар белән очрашты
Быел бердәм дәүләт имтиханнарында ике укучы – 300, 48 е – 200, ә 358 е 100 әр балл туплаган. Менә күпме алар белеме белән шаккатырган яшьләребез! Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин бүген «Корстон» сәүдә-күңел ачу үзәгендә бердәм дәүләт имтиханнарында 200–300 әр балл туплаган укучылар белән очрашты.
-
Җәмгыять
Нинди дару үләннәре җыйдыгыз?
-
Интервью
Таһир Һадиев: «Авыл кешесе бай яшәргә тиеш»
«Авылны бетерсәң, бернинди җәза юк. Бу – дөрес түгел». «Авыл – илнең нигезе» коммерциячел булмаган автоном оешма җитәкчесе, авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Таһир Һадиев әнә шулай ди. Аның белән саланы саклау, үстерү юллары турында сөйләштек.
-
МӨҺИМ
Сына(т)удан курку: мәктәпләр баланы 10 нчы сыйныфка алмаска хокуклымы?
10 нчы сыйныфка ничек эләгергә? Җәйге каникул саен әти-әниләрне борчый торган сорау бу. Редакциягә дә, безне 10 нчы сыйныфка кабул итүдән баш тарталар, дип, мөрәҗәгать иткәлиләр. Мәктәпнең болай эшләргә хокукы бармы?
-
МӨҺИМ
Тырышкан җыяр: БДИ нәтиҗәләренә йомгак ясадылар
Быел имтиханнарда кагыйдә бозучылар да, сынаулардан баш тартучылар да булмаган. Республика укучыларының БДИ нәтиҗәләре барлык фәннәр буенча да ил күрсәткечләреннән югарырак. Шул ук вакытта 300 гә якын укучы аттестатсыз калган. Аның каравы бер укытучының 15 укучысы 100 әр балл туплаган.
-
МӨҺИМ
«Привет, бабушка!» түгел, «Нихәл, әби?»
Авылга кунакка шәһәрдән ял итәргә генә түгел, туган телне, гореф-гадәтләрне өйрәнергә кайта алар. Республикада уза торган «Ура, авылга!» проекты турында сүзебез. Аның сменалары июньдә башланып, августка кадәр дәвам итәчәк. Быел ул 15 райондагы 45 авылда уза. Әлеге лагерь туган телне өйрәнергә ярдәм итәме? Балалар авылдан нәрсәгә өйрәнеп китә?