«Җаваплылык һәм бурычларына тугрылык белән аерылып тордылар»

Татарстан эчке эшләр органнары хезмәткәрләре һәрвакыт югары профессиональлек, җаваплылык һәм бурычларына тугрылык белән аерылып торды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Эчке эшләр органнары хезмәткәрләре көнен бәйрәм итүгә багышланган тантанада әнә шулай диде.

«Җаваплылык һәм бурычларына тугрылык белән аерылып тордылар»
rais.tatarstan.ru

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, эчке эшләр органнарында хезмәт итүчеләр өчен иң мөһиме – кешеләр турында кайгырту, аларның хокукларын яклау һәм иминлеген тәэмин итү. «Сез иң катлаулы хәлләрдә ярдәмгә киләсез. Шул ук вакытта еш кына үзегезне куркыныч астына куярга туры килә. Көндәлек эшчәнлектә иң яхшы кешелек сыйфатларыгызны күрсәтәсез», – диде Татарстан Рәисе. Ул гомерләрен Ватанга хезмәт итүгә багышлаган, хокук тәртибен саклау эшенә лаеклы өлеш керткән ветераннарга рәхмәт сүзләрен җиткерде. 

Татарстан Рәисе министрлык җитәкчелегенә һәм хезмәткәрләргә быел республикада зур чаралар уздырганда куелган бурычларны намус белән үтәгән өчен рәхмәт белдерде. Билгеле булганча, быел Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм иттек, Татарстан Рәисен сайладык, «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XVI халыкара икътисадый форумын уздырдык, «РОСТКИ» форумы һәм Kazan Digital Week булды. Рөстәм Миңнеханов Россиянең яңа төбәкләрендә иминлекне тәэмин итүче, тыныч халыкка ярдәм күрсәтүче полиция хезмәткәрләренә аерым рәхмәт әйтте.

Рәис билгеләп үткәнчә, бүген эчке эшләр органнары алдында җитди бурычлар тора. Оешкан җинаятьчелек һәм экстремизм, коррупциягә һәм дистанцион мошенниклыкка каршы көрәшкәндә зур тырышлык кирәк. «Алда торган барлык бурычларны да үтәрсез, бу юнәлешләрнең һәркайсы буенча нәтиҗәле эш башкарырсыз, хезмәтнең абруен ныгытып, законга намус белән хезмәт итәрсез, дип ышанам. Үз чиратында республика алга таба да ведомствога тиешле ярдәм күрсәтәчәк, аны техник һәм кадрлар белән ныгыту өчен чаралар күрәчәк, хезмәтегезне башкару өчен лаеклы шартлар тудырачак. Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, иминлек һәм уңышлар телим!» – диде Татарстан Рәисе.

Татарстан буенча эчке эшләр министры Дамир Садретдинов республика җитәкчелегенә социаль яклауда, төп кадрларны саклауда, эш шартлары булдыруда күрсәткән ярдәм өчен рәхмәт белдерде. «Республикада вазгыять тотрыклы, җинаятьчелек дәрәҗәсе кими, ачылмаган резонанслы җинаятьләр калмады диярлек. Татарстан хаклы рәвештә Россиянең иң тыныч һәм тотрыклы төбәкләренең берсе санала», – диде министр.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов " нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре