Коточкыч фаҗига бүген Арча-Сеҗе юлының 14 нче чакрымында булган.
Татарстан прокуратурасы, Арча-Сеҗе юлында котчыкмалы авариядә 4 кешенең гомере өзелү сәбәпле, тикшерү башлап җибәргән. Бу хакта “KazanFirst” ведомствоның матбугат хезмәте хәбәренә таянып яза.
 Башлангыч мәгълүматлар буенча, Renault Logan машинасы, “чыгымчылап”, каршы як юлга “очкан” һәм “УАЗ” машинасына килеп бәрелгән. Авариядә иномаркадагы 4 кеше – 57 яшьлек йөртүче һәм 55, 35 һәм 64 яшьлек өч пассажирның гомере өзелгән.
Фаҗига булган урынга Арча районы прокуроры Ринат Кәримов килгән. Авариянең сәбәпләре ачыклана.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез