Хатыныңның нәрсәдер эшләгәнен карап торудан да күңеллерәк күренеш юк. Әнә минеке дә бакчада маташа. Җиләкләрне бер җирдән икенчесенә күчереп утырта. Агачларны күчерә. Түтәлләрне билгели: «Былтыр монда шуны чәчкән идек, быел моны чәчәрбез», – ди. Мин көләм. «Бөтен гомерең шуларны бер урыннан икенчесенә күчереп уза инде», – дим. Чынлап та шулай тоела. Ул хәтта чәчәк чүлмәкләрен дә бер җирдән икенчесенә ташып этләнә. Башта монда матур кебек тоела торгандыр инде, күз өйрәнгәч, тегендә әйбәтрәк сымандыр. Шул рәвешле маташып йөри торгач, бер дигән бакча хасил итә, гади генә җирне матурлык чыганагына әйләндерә.
Бер карасаң, кеше гомере дә бер нәрсәне икенчегә әйләндерүдән тора бугай. Йомырканы – чебешкә, чебешне – тавыкка, тавыкны иткә әйләндерә ул. Чирәм җирне сөреп-эшкәртеп, бакча ясый. Урманнарны – кырга, яланнарны урманга әверелдерә. Моң-зарларын җыр итә, уй-хыялларыннан чынбарлык ясый… Бер башлагач, әйтеп бетерик инде, үсемлек-тереклекне ул ризыкка әверелдерә, ризыкны – яшәү көченә… Көч бирә торганы үз организмында кала, бүленеп чыкканы, тирескә әверелеп, җиргә керә, ашламага әйләнә, һәртөрле үсемлекләргә азык була. Җан ияләренә дә, әлбәттә. Һич югында чебеннәр булса да сыйланып китә бит…
Адәм баласы туктаусыз рәвештә бер нәрсәне икенчегә әйләндерә. Хәер, адәм баласы гына түгел. Хәтта һәртөрле микроблар, бактерияләр дә шулай бугай. Кайсылары, файдалы матдәләрне ашап, зарарлы нәрсәләр бүлеп чыгара. Шуннан төрле авырулар барлыкка килә. Ул авырулар көчсезрәк организмны үлемгә илтә. Көчлерәкләр терелеп котыла. Шул рәвешле табигый сайланыш кануны эшли башлый. Кайберләре зарарлы матдәләрне ашый да файдалы нәрсәләр бүлеп чыгара һәм организмның алгарышына сәбәпче була… Менә шундый бактерияләрдән башлап, бөҗәкләр, җанварлар, хәтта үсемлекләр дә – бар тереклек бер нәрсәне икенчегә әйләндерү белән шөгыльләнә. Тереклек дөньясы безнең ашказаны кебегрәк нәрсә бугай инде ул. Һәрвакыт нәрсәдер эшкәртеп тора. Хәер, ашказаны гына түгел, кешенең һәр әгъзасы аерым-аерым да, бергәләшеп тә нәрсәдер эшкәртү белән шөгыльләнә.
Галәмдәге һәр гамәл, һәр хәрәкәт коточкыч төгәллек белән башкарыла. Хәтта кайдадыр аз гына ялгышлык китсә дә, ул үзен үзе төзәтә дә төгәллеге дәвам итә. Мондый хәрәкәт төзелешен адәм акылы аңлый да, аңлата да алмый. Хәтта әллә нинди ачышлар ясап, катлаулы технологияләргә кадәр барып җитсә дә, бу өлкәдә ул һаман көчсез һәм чарасыз. Бәлки боларны аңлау аның вазыйфасына да керми торгандыр. Кешенең бар миссиясе нәрсәдер эшкәртү, бер нәрсәне икенчегә әйләндерүдер, бәлки. Без бит кем генә булсак та, нинди өлкәләрдә эшләп, тормыш мәгънәсен нинди матур шигарьләр белән аңлатырга тырышсак та, асылда барыбыз да бер үк гамәл белән, бер нәрсәдән икенче нәрсә ясау белән шөгыльләнәбез. Бар тереклек шундый, бу җәһәттән без хайваннардан, бөҗәкләрдән, үсемлекләрдән артык аерылмыйбыз, тик адәм баласы моны барысыннан да көчлерәк һәм колачлырак итеп башкара, аның энергиясе чамасыз.
Хатын бакчада эшләп йөри. Мин ял итәм. Һәм башка килгән әкәм-төкәм уйларны шушы язмага әйләндереп утырам. Әйтәм ич, без туктаусыз рәвештә бер нәрсәне икенчегә әверелдерәбез.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез