Бүген төнге 1ләр тирәсендә Иваново шәһәренең Свобода урамында коточкыч фаҗига булган. Видеокүзәтү камераларына эләккән кадрлардан күренгәнчә, “Лада” машинасы гаять зур тизлектә юл кырыендагы бордюрга килеп бәрелгәннән соң, “Вингс” мини-кунакханәсе эченә “очып” керә. Бу хакта “KazanFirst” итә.
19 яшьлек йөртүче һәм пассажиры шундук һәлак булган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, фаҗиганең сәбәбе “Лада”ның “тыңлаусызлануына” бәйле.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез