Мөслим районында юл һәлакәте булган.
Мөслим районының Татар Бүләре авылында җитди авария булган. Ике кеше зыян күргән, дип яза “Челнинские известия”.
 Юлда “Лада Калина” белән Chevrolet Niva бәрелешкән. Бәрелешкәннән соң ике машина да юл читенә “очкан”. “Лада Калина” әйләнеп капланган, дип хәбәр иткән бу хәлне үз күзләре белән күрүчеләр.
Авариядә зыян күргән ике кешене хастаханәгә озатканнар.
Фото: Татар-информ
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
                                                        
        
Фикер өстәү
Фикерегез