Авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләрнең уртача хезмәт хакы 50 мең сум

Быелның узган биш ае нәтиҗәләре буенча, авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләрнең уртача хезмәт хакы 50 мең сум. Журналистлар белән очрашуда республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров әнә шулай диде.

– Хезмәт хаклары артып тора. Моны зур инвесторларда яхшы аңлый, күп очракта алар күтәрә дә. Сезон вакытында механизаторлар күбрәк тә акча алалар. Аңа карамастан, килешәм, кадрлар кытлыгы бездә дә, башка тармакларда да бар. Моның белән һәр хуҗалык үзенчә көрәшә. Татарстанда кадрлар җәлеп итү өчен төрле программалар да эшли. Авылларда балалар бакчалары, мәктәп төзелә, яшәү һәм ял итү өчен шартлар булдырыла. Система бар, даими рәвештә эшлибез. Кызганыч, бөтенесен берьюлы хәл итә торган могҗизалы дару гына юк, – диде министр.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре